Бөгелмә авазы

Начар һава торышы циклон депрессиясенә китерергә мөмкин - психологлар фикере

Психологлар белдергәнчә, һава торышының начар булуы коллективка тискәре йогынты ясый һәм эшкә сәләтне киметә. Быелгы җәйнең термины - циклон депрессиясе, дип яза "Коммерсант". Хезмәткәрләренең эшкә сәләтен арттыру өчен кайбер оешмалар үзләре җәйне барлыкка китерә - бүлмәгә кәрзин белән яшел алмалар куялар, эш урыннарында якты җәймәләр җәяләр һәм ароматерапия кулланалар. 2017...

Психологлар белдергәнчә, һава торышының начар булуы коллективка тискәре йогынты ясый һәм эшкә сәләтне киметә. Быелгы җәйнең термины - циклон депрессиясе, дип яза "Коммерсант".

Хезмәткәрләренең эшкә сәләтен арттыру өчен кайбер оешмалар үзләре җәйне барлыкка китерә - бүлмәгә кәрзин белән яшел алмалар куялар, эш урыннарында якты җәймәләр җәяләр һәм ароматерапия кулланалар.

2017 елның җәе россиялеләрдә омброфобия - яңгыр астында калудан куркуны тудырган. Әлегә ул сирәк очрый, әмма масскүләм төс алырга мөмкин.

Аномаль җәй өчен гаепле? Глобаль җылынумы? АКШ яки Корея халык-демократик республикасы? Июньдә Россиядәге салкын җәйнең сәбәбе булып квант күченеше тәҗрибәсендә катнашкан Кытай иярчене «Мо-Цзы» булырга мөмкин дигән мәгълүмат барлыкка килде. Үлчәү күрстәкәнчә, аппарат бар көченә эшләгән көннәрдә һава торышы кинәт бозылган һәм яңгырлар яуган, дип фаразлый "Коммерсант".

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе директоры Роман Вильфанд белдергәнчә, җәйнең икенче яртысында Үзәк Россиядә яшәүчеләрне өермәле давыл, яшен һәм көчле яңгырлар көтә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: