Бөгелмә авазы

Минималь хезмәт хакы турында

2017 елның 11 июлендә Татарстан Республикасында, Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 133.1 нче маддәсе нигезендә, Республика Профсоюзлар федерациясе, Эш бирүчеләрнең берләштерелгән координацион советы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында "Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында" Килешү төзелде. Килешүдә 2017 елның 1 июленнән Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторына караган оешмаларда минималь хезмәт...

2017 елның 11 июлендә Татарстан Республикасында, Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 133.1 нче маддәсе нигезендә, Республика Профсоюзлар федерациясе, Эш бирүчеләрнең берләштерелгән координацион советы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында "Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында" Килешү төзелде.

Килешүдә 2017 елның 1 июленнән Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторына караган оешмаларда минималь хезмәт хакының 8 848 сум итеп билгеләнүе турында әйтелә.

Татарстан территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләр, рәсми басылып чыкканнан соң 30 көн эчендә, Килешүгә кушылу турындагы тәкъдимнән баш тартып, ни өчен баш тартулары турында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына язмача нигезле аңлатма бирмиләр икән, Килешү бу оешмаларда да үз көченә керә һәм, тәкъдим рәсми төстә басылып чыккан көннән алып, алар бу таләпне мәҗбүри үтәргә тиеш булалар.

Шулай итеп, Килешү шартларына кушылган эш бирүчеләр 30 көн эчендә үз коллективларында эшләүчеләр белән ике арада язылган Хезмәт килешүләренә, өстәмә килешүләр төзү юлы белән, үзгәрешләр кертергә тиешләр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар Кодексының 5.27 нче маддәсенең 6 нчы өлешендә каралганча, хезмәт хакын тиешледән кимрәк билгеләгән очракта, кисәтү ясау, яисә штраф түләтү рәвешендә җаваплылык каралган. Штрафның күләме җитәкче затларга - 10 мең сумнан 20 мең сумга; юридик шәхестән башка гына эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә - 1 мең сумнан 5 мең сумга; юридик затларга 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр дип билгеләнә.

Рамил ТАҖИЕВ,

Бөгелмә прокуроры өлкән ярдәмчесе,

юстиция киңәшчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: