Бөгелмә авазы

Минималь хезмәт хакы артты

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, "Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында"гы Федераль Законның 1 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында" 2014 елның 1 декабрендә чыккан № 408-ФЗ нигезендә, 2015 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 5 965 сум дип билгеләнде.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
Бер үк вакытта исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 нче маддәсе нигезендә, 2014 елның 13 августында Татарстан Республикасында ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәсе координация советы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасы территориясендә минималь хезмәт хакына кагылышлы Килешү төзелгән иде.
Әлеге Килешүдә, аңа кул куелган көннән башлап, Татарстан Республикасының бюджеттан тыш икътисад секторы оешмаларында минималь хезмәт хакының аена, кимендә, 6 420 сум итеп билгеләнүе турында әйтелә.
Моңа бәйле рәвештә, Килешүнең 1 һәм 4 нче маддәләренә туры китереп, Татарстан Республикасы территориясендәге бюджеттан тыш икътисад секторы оешмасында эшләүче һәм оешма - юридик зат, юридик зат булмаган хосусый эшмәкәр белән хезмәт килешүләре төзегән кешенең айлык хезмәт хакы (компенсацион һәм рухландыру характерындагы түләүләрне дә кертеп), әгәр дә ул эш вакыты нормасын тулысынча тутырган һәм хезмәт вазифаларын тиешенчә һәм тулы күләмдә үтәгән икән, 2014 елның 13 августыннан башлап, 6 420 сумнан ким була алмый.
Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрендә эшләүчеләрнең минималь хезмәт хакы "Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында"гы Федераль Закон нигезендә билгеләнә (ягъни 2015 елның 1 гыйнварыннан башлап, аена - 5 965 сум күләмендә).
Әлеге Килешүнең тексты 2014 елның 19 августында - "Ватаным Татарстан", 2014 елның 21 августында "Республика Татарстан" газеталарында рәсми рәвештә басылып чыкты.
Хезмәткә түләүнең минималь күләмен түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантияләрен тәэмин итү өлкәсендә хезмәт законнарын бозуга юл куючы эш бирүчеләр (Татарстан Республикасы территориясендәге бюджеттан тыш икътисад секторы оешмасында эшләүчеләргә аена - кимендә, 6 420 сум, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрендә эшләүчеләргә аена, кимендә, 5 965 сум күләмендә түләмәүчеләр), РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.27 нче маддәсе нигезендә, административ җаваплылыкка тартылалар.
Димәк, закон нигезендә, ай дәвамында тулы эш вакыты нормасын үтәгән, вазифаларын башкарган эшчегә түләгән хезмәт хакы закон тарафыннан билгеләнгән хактан азрак була икән, үзегезнең хезмәт хокукларыгызны яклау һәм әлеге гамәлгә хокукый чара күрүне сорап, Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясенә һәм шулай ук судка, прокуратура органнарына мөрәҗәгать итә аласыз.
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: