Бөгелмә авазы

Мәхтүмә ГАЛЛӘМОВАның иҗаты

"Ана" сүзе - изге сүз *яки гамәл кылу мәслихәт (фәлсәфи уйланулар) Бу дөньяда һәрбер нәрсә Үзара бәйләнештә. Чишмә, инешләр, елгалар Суны диңгезгә илтә. Болар һәммәсе дә җирдә Океан белән тоташ. Урманнар, кырлар һәм таулар - Барысы планетадаш. Ай Җир тирәли әйләнә, Ә Җир - Кояш тирәли. Һәм Кояш, үз чиратында,...

"Ана" сүзе - изге сүз

*яки гамәл кылу мәслихәт

(фәлсәфи уйланулар)

Бу дөньяда һәрбер нәрсә

Үзара бәйләнештә.

Чишмә, инешләр, елгалар

Суны диңгезгә илтә.

Болар һәммәсе дә җирдә

Океан белән тоташ.

Урманнар, кырлар һәм таулар -

Барысы планетадаш.

Ай Җир тирәли әйләнә,

Ә Җир - Кояш тирәли.

Һәм Кояш, үз чиратында,

Әйе, галәмгә бәйле.

Очы-кырые күренмәс,

Саный китсәң әгәр дә.

Җирдә яши үсемлекләр

Һәм җан ияләре дә.

Ә Кеше кавеме бәйле

Шуларның барысына.

Һәм дә үзара бигрәк тә -

Баласы - анасына.

Баланы анадан башка

Авыр күзаллаулары.

Чүплеккә ташлый баласын

Кайбер аяусызлары.

Тик андыйларны "Ана" дип

Әйтүе дөрес булмас.

Чөнки "Ана" сүзе изге

Чын Анага гына хас.

Бу тискәре күренешләр

Үзеннән-үзе бетмәс.

Кул кушырып утырулар

Һич яхшылыкка илтмәс.

Шушы хакта уйлашырга

Күптән вакыт, җәмәгать.

Уйлашулардан да бигрәк,

Гамәл кылу мәслихәт!

Мәхтүмә ГАЛЛӘМОВА.

педагогик хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: