Менә сиңа балык – ярый агуланмаса халык!
424
0
0
9 июль көнне, бөтен шартын җиренә җиткереп, скумбрия балыгын үзем тозлап кую нияте белән, үзебездән ерак булмаган, 8 нче мәктәп янындагы "Зелёная Роща" кибетенә балык алырга киттем.
Әнәс НАЗЫЙМОВ,
Бөгелмә шәһәре.
Барып җитүгә карыйм, капчык саен өчәр-өчәрне генә салып, нык кына туңдырылган балыклар өеп куелган.
- Кызым, скумбриягез свежиймы? Берничә кат эретеп туңдырылганы түгелме икән? - дип сорадым сатучыдан.
- Бабай, кичә генә китерделәр, менә дигән балык, - дип җавап бирде сатучы.
Шулай мактап та куйгач, 6 балык үлчәттем, барысы 250 сумлык булды. Элек-электән, тозын да таман гына салып, тәмләткечләр белән үзем тозлап куя торган идем.
Бу юлы да шундый хыял белән ашыгып-ашыгып өйгә кайттым. Кайтуга, балыкны эшкәртә дә башладым. Беренче балыгымның башын кисеп, эчен алуга, ите таралып, кабыргалары тырпаеп килеп чыкмасынмы! Карасам, ите боткага әйләнгән, черек балык икән, ләбаса. Икенче балыкны алдым, башын кис-
тем, эчен алдым - тагын шул ук хәл. Юк инде, күрәләтә торып, черек балык ашап, агуланыр хәл юк дип, киттем балыкларымны күтәреп кабат кибеткә.
Әле генә мактап җибәргән сатучы кыз, балыкларга күз генә төшереп алды да:
- Безгә базадан китерәләр, мин нишләтим инде?! - дип куйды. Аннары 250 сум урынына 229 сум акчаны кайтарып бирде. 21 сумы кисеп ташланган башы, эче өчен булды инде. Кемдер гаебе белән хәләл акчам әрәм булды дип, ваксынып-нитеп тормадым, ярый инде, минәйтәм, агуланып чирләп китсәң, үлмәсәң дә, хакы бишләтә чыккан булыр иде әле.
Шулай да сорау туды: Бөгелмәдә кибетләрдәге азык-төлекнең сыйфаты өчен җаваплы оешма, хуҗа бар микән? Әгәр бар икән, акча эшләү максаты белән генә комсызланучылар аркасында бозылган, яисә сату срогы чыккан азык-төлек сатылуга юл куймасын иде ул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
24 гыйнвар 2021 - 17:14Ихласлык ислам юлдашымы? Дини сорауларга Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җавап бирә.1400
-
24 гыйнвар 2021 - 15:32Рафаэль Яруллин: “Әти, иң элек, кеше булырга өйрәтте!” Рафаэль Яруллин – Бөгелмәдә туып-үсә. 5нче урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт техник университетының (КХТИ) Бөгелмә филиалында технолог белгечлегенә укый. Өйләнгән, хатыны белән ул үстерәләр.3800
-
24 гыйнвар 2021 - 13:41Яраткан эшкә – сикәлтәле юллар аша Бөгелмәдә махсус салым режимының гадилеген һәм уңайлылыгын аңлап алган ике меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән. Алар арасында – тырнакларны тәрбияләү сервисы остасы Эльмира Вахитова.4000
-
24 гыйнвар 2021 - 12:23Габделганиев интернет-сәүдәнең Кытай тәҗрибәсенә таянырга тәкъдим итте Татарстанның 12 меңнән артык компаниясенең маркетплейслар аша сәүдә потенциалы югары.1700
-
24 гыйнвар 2021 - 09:23Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (25-31 гыйнвар) Бу чор күпләр өчен кызыклы вакыйгаларга бай булачак, яңа танышлыклар булдыру теләге барлыкка киләчәк. Пәнҗешәмбе, 28 гыйнвар – ай тулган көн. Перспективалар ачылачак, әһәмиятле вакыйгалар көтеләчәк.6300
-
21 гыйнвар 2021 - 10:09Бөгелмәгә эшлекле визит белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов килде.
-
18 гыйнвар 2021 - 10:05“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
24 гыйнвар 2021 - 11:08Татар халык театрының юбилей елы20 ел... Аз да, күп тә түгел. Әмма шул вакыт эчендә кечкенә генә труппа сәхнәгә 15ләп спектакль куя, Бөгелмә халкын татар сәнгатенә гашыйк итә, “Халык театры” исемен ала, Рәсәй буйлап гастрольләрдә йөри. Иҗат казанында кайнап, Бөгелмә халык театры вакыт үткәнен сизми дә калган. Баксаң, алар инде икенче дистәне ваклап килә икән...6600
-
22 гыйнвар 2021 - 11:16Бөгелмә полиция хезмәткәрләре һәм эчке эшләр бүлеге каршындагы иҗтимагый совет әгъзалары «Студентлар десанты» акциясе үткәрделәр Бөтенроссия акциясендә «Бөгелмә аграр көллияте» студентлары катнашты.38200
-
23 гыйнвар 2021 - 11:24Сугыш хәрәкәтләре ветераннары Хәтер аллеясында өмә үткәрделәр Соңгы көннәрдә безнең төбәктә бик карлы булды.21600
-
22 гыйнвар 2021 - 17:36Бөгелмә районы яшьләре өчен спорт эстафетасы үткәрелде Прогресс балалар бакчасында балалар арасында “Спорт иленә сәяхәт” дигән чара узды.17000
-
22 гыйнвар 2021 - 19:48Сәидә Мөхәммәтҗанова Мәҗит Гафури сүзләренә язылган җыр башкарып, Гран-при алган Шагыйрьнең «Бер гашыйкның сүзләре» шигыренә көйне Башкортстан татары, музыкант Радмир Шәйхетдинов иҗат иткән.15000
-
22 гыйнвар 2021 - 09:32«Матур» датада Бөгелмәдә җиде пар өйләнеште Туй теләсә кайсы пар өчен бик мөһим көн, аларның һәрвакыт бу матур тантаналы көнне вак-төягенә кадәр алдан уйлап куясылары килә. Һәм датаны сайлау да искәрмә түгел.14600
© 2011 - 2021. Бэгэлмэ авазы (Голос Бугульмы). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Электронная почта редакции: lai-ru@yandex.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+