Бөгелмә авазы

Медведев “Россия почтасы”н тәнкыйть утына тотты

Россия мәгълүматлар агентлыгы "Яңалыклар" хезмәте хәбәр итүенчә, узган дүшәмбедә 2023 елга кадәр эш проектын тикшерү өчен үткәрелгән махсус киңәшмәдә Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев "Россия почтасы" федераль дәүләт унитар предприятиесе эшчәнлеген тәнкыйть утына тотты.

"Зарланулар, шикаятьләр бик күп. Кешеләр посылкаларны, хатларны, почта аша җибәргән башка нәрсәләрне атналар, айлар буе көтәргә мәҗбүр. Ә кайчагында, башка сыймаслык коточкыч хәл, әлбәттә, аларны адресатына илтеп җиткермичә, чүплеккә генә чыгарып та ташлыйлар", - дип белдерде Хөкүмәт башлыгы.
Аның әйтүенчә, "Россия почтасы"ның катлаулы хәлдә калуы Компаниянең эчке проблемаларына бәйле: идарәче система камил түгел, инфраструктура искергән, корреспонденциянең күп күләмен кулдан эшкәртергә туры килә. Медведев шулай ук күпчелек хезмәткәрләрнең "күнегелгән гадәт буенча" гына эшләүләрен дә билгеләп үтте, ә аларның хезмәт хакы ил буенча исәпләнгән уртача хезмәт хакының яртысын гына диярлек тәшкил итә. Премьер-министр бу проблеманы да хәл итәргә кушты.
"Почта ул посылка, хат, газеталар ташу функциясен башкаручы гына түгел. Дәүләт почта операторы ил-дәге сәяси һәм икътисади тотрыклылыкны, аның бөтенлеген сакларга да ярдәм итәргә тиеш", - диде ул.
Медведев сүзләре белән әйтсәк, модернизация үткәрелмәсә, күпмедер вакыттан соң "Почта" юкка чыгуга дучар булачак.
Ноябрь башында Элемтә һәм күмәк коммуникацияләр министрлыгы хөкүмәт каравына "Россия почтасы"ның 2023 елга кадәрге стратегиясе проектын тәкъдим иткән иде. Документ лицензия алу юлы белән "Почта"ны акционерлаштыру, шулай ук логистиканы үстерү, сыйфатын яхшырту, электрон хезмәт күрсәтү төренә күчү, банк хезмәтләрен җәелдерүне планлаштыра.
Моннан элегрәк министрлык җитәкчесе урынбасары Михаил Евраев стратегия проектын гамәлгә ашыру өчен дәүләт чыгымнары күздә тотылмавын әйткән иде. "Россия почтасы" башлыгы Дмитрий Страшнов финанс проблемаларын чишү өчен "Почта"ның, башка чаралар белән беррәттән, кредитлар, облигацияләр, кайбер активларны сату акчасын кулланачакларын, шулай ук кулдашларның инвестицияләвенә өмет итүләрен әйтте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: