РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы докладында шулай дип әйтелгән. Министрлык фаразлары буенча, борчак-кукуруз уңышы былтыргыдан 14 процентка, көнбагыш - 15, шикәр чөгендере 25 процентка азрак булачак. Аның каравы, соңгы вакытта күпләп төзелгән яки яңартылган теплицалар, парниклар нәтиҗәсен бирер - яшелчәләр уңарга тиеш дип бәян ителгән әлеге докладта. Сүз уңаеннан. 2017 елның мае егерме беренче гасыр башыннан бирле иң салкын май ае дип танылган. Русиянең Гитрометүзәк мәгълүматлары буенча, үткән айда илдә уртача температура нормадан 2,2 градуска түбән булган. Синоптиклар быелның маендагы рекордлы салкыннарны һәм кырау төшүне арктик суыкларның еш бәреп керүе белән аңлаталар.
tatyash.ru