Бөгелмә авазы

Әллә бәйрәм, әллә коры куык...

Тормыштагы, беренче карашка, әлләни әһәмияте булмаган кебек тоелган кайбер нәрсәләр турында уйланырга этәргеч бирде әле миңа бүген күргәннәрем.

Бәйрәмнәргә шулкадәр күнектек, алар шулкадәр күп – хәтта чын бәйрәмнең ни икәнен онытып та бетердек бугай инде. Өч кеше очрашып, көлешә-көлешә бер унбиш минутлап сөйләшеп торса: “Каян очраштык әле, менә бер бәйрәм булды ичмасам!” – дип аерылышабыз. Балалар бакчаларындагы төркемнәрдә, мәктәпләрдәге сыйныфларда, мәдәният учакларында эшли торган түгәрәк-клубларда чираттагы, кем әйтмешли, планда каралган дежурный берәр чара үтсә дә – бәйрәм, өйдә күрше кереп чыкса да – бәйрәм, берәр яңа әйбер алсак та – бәйрәм... Календарьдагы кызыл көннәрдә дә – бәйрәм, атнаның һәр бирмеш көнендә билгеләнеп үтә торган һөнәр ияләренең көннәре дә – бәйрәм...

Кадере бетте бәйрәмнәрнең. Инде ун йортлык авылларда да туган көннәр билгеләп үткәндә, туйлар уздырганда, кичләрен олы итеп салютлар ату, фейерверклар уйнату – берсе дә гаҗәпләндерми. Тиеш нәрсә кебек кабул ителә күкләргә шулкадәр акча исраф итеп очырулар.

Яме дә калмады, көндәлек гадәти күренешкә әверелде ул бәйрәмнәр. Кайсыдыр күмәк чарадан соң таралганда, мәйданнымы, залнымы бизәп торган урыннан төбе-тамыры белән вандалларча йолкып алынган, аннары квартирны кысрыклап тора торган кирәксез нәрсәгә әйләнгән, хәтта шиңгәнен-шартлаганын да көтмичә, чүп-чар контейнерына, минем туган ягымдагыча (Ютазы ягы) сөйләм теле белән әйткәндә, “толыкманы белән” дыңгычлап салынган шарларны күргәч, тәннәрем чемердәп китте.

Бар иде бит ул авылда –  яз көне булса, сыер өстеннән ябага җыеп, башка чак булса, кәгазь калдыгы, иске чүпрәк-чапрак, сөяк, алам-солам табып, чүпрәкчегә тапшырып, шуннан кергән акчага бер я ике шар алып, кабартып  уйнаган, шартламыйча озаграк торсын, өйдә дә матур булсын дип, матчага элеп куйган, шиңеп-шартлагач, аның ертыкларын кәтүккә тарттырып бәйләп,  өреп-сызгыртып, көйләр чыгарырга азапланып уйнап йөргән вакытлар. Бераз үсә төшкәч, авылда туй итүче яшьләр машина бизи башлады шар белән. Гомергә бер генә килә торган бәйрәм – туй бизәгенә әверелде ул. Бик кадерле нәрсә иде шул өч тиенлек шар. Менә ул чакта алар, чыннан да, бәйрәм билгесе иде, ичмасам.

Хәзер исә, хәтта күпләп, матур итеп, махсус белгечләр тарафыннан уйланып, бизәү өчен кулланыла торган шарлар да, вакытлы гына куаныч, чынлыкта исә барысы да соңыннан кирәксезгә-яраксызга чыга торган коры куык кына булып кала икән ич. Берсе дә синең тормыш юлы сикәлтәләрен тигезләми дә, авыр чакта ярдәме дә тими.

Чын кыйммәтләр белән ясалма бизәкләр арасындагы аерма бик зур шул. Хәләл белән харам аермасы күк...  

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: