Бөгелмә авазы

Әлифба: “К” хәрефенә – коррупция

Коррупциягә каршы аң-белем арттыру дәресләре - Россиядә әле яңалык булып санала. Шулай да хәзер инде аңа барлык уку йортларында да зур игътибар бирелә. 6 декабрь көнне Бөгелмә муниципаль районы Иреклеләр үсеше координацион үзәге активистлары, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан (ул ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә), 12 нче урта...

Коррупциягә каршы аң-белем арттыру дәресләре - Россиядә әле яңалык булып санала. Шулай да хәзер инде аңа барлык уку йортларында да зур игътибар бирелә.

6 декабрь көнне Бөгелмә муниципаль районы Иреклеләр үсеше координацион үзәге активистлары, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан (ул ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә), 12 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары өчен "Әлифба: "К" хәрефенә - коррупция" дигән темага дәрес уздырдылар. Максат - балаларда коррупция кебек тискәре күренешләргә карата актив гражданлык позициясе тәрбияләү.

"Әкиятләр дөньясында коррупция" дигән бик тә мавыктыргыч чара барышында ришвәтчелек турында сөйләделәр. Социаль роликлар караганнан соң, күрсәтмә материалларга карап, балалар коррупция дигән яман күренеш барлыгы һәм аңа каршы көрәшергә кирәклеге турында белделәр. Чара а-ырында укучылар үзләре өчен бик мөһим нәтиҗә ясадылар: тормышта, кемгәдер салынып, кемгәдер ялынып һәм акча төртеп түгел, ә бар нәрсәгә дә үз көчең белән ирешергә кирәк.

Сүз соңында берничә файдалы киңәш. Әгәр дә сез коррупция күренешенә тап буласыз, юлыгасыз икән, югалып калмагыз, каушап төшмәгез - әңгәмәдәшегезнең барлык таләпләрен дә ахыргача тыныч кына тыңлап торыгыз. Ришвәт тапшыруны кешеләр күп йөри торган җирдә билгеләгез, кабинеттан чыгуга, бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр итегез. Арытаба алар киңәше буенча эш итегез.

Истә тотыгыз, әгәр сезне ришвәт бирергә мәҗбүр иткәннәр һәм моны дәлилләп раслый аласыз икән, сез законлы җәзадан котылып каласыз.

Наталья КУЛАГИНА,

Бөгелмә муниципаль районы Иреклеләр үсеше координацион үзәге җитәкчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: