Бөгелмә авазы

Әле дә сез бар әле...

Әйе, нәкъ шундый сүзләр белән безгә - редакция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итүчеләр аз түгел. Газетабызны озак еллар дәвамында укучыларны үзебезнең тугры дусларыбыз дип саныйбыз, андыйлар сафын тулыландырган һәр яңа әбунәчебезгә шатланабыз, ихлас рәхмәтлебез. Чөнки нәкъ менә сез - газета укучылар, башкара торган эшебезнең чыннан да кирәкле һәм файдалы, мәгънәле эш икәнен...

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.

Реклама

...Редакция киштәсендәге кәгазь-язмалар өемен актарган чакта беренче көннән үк "Бөгелмә авазы"н үз иткән, аның белән бергә янган, бергә сөенгән, бергә атлаган мөхтәрәм әбунәчебез, җәмәгать хәбәрчебез Чәчкә апа Гаффарованың 2001 елда газетаның 10 еллыгына багышлап язган шигыренә тап булдык. Ул вакытта бу шигырь газета битендә дөнья күргәндерме - билгесез, төпләмәләр актарып тормадык, кабат укып чыктык та, нәкъ бүгенге көндәге фикерләрне чагылдыра бит бу дип, сезнең игътибарга тәкъдим итәргә булдык. Газетабызның 22 нче туган көне якынлашканда, урынлы булыр дип уйладык...
Туган көнең котлы булсын,
"Бөгелмә авазы"!
Еракларга яңгырасын
милли татар авазы!
Авазлардан сүзләр төзеп,
сүзләрдән хәбәр җыеп,
Армый-талмый
хезмәт иткән ир-егетләр
Һәм кызларыңа
бездән ялкынлы сәлам!
Сәлам юллыйм газетаны
алган-укыганнарга,
Ерак җирләрдә яшәүче
милләттәш, якташларга!
Әле дә димен, үз телебез,
авазыбыз бар әле,
Әйтер сүзне ишетердәй
киңәшчебез бар әле!
Яшьләр өчен газетабыз -
барыр юлда бер маяк.
Картлар өчен -
бер истәлек, бай хатирә,
Бер юаныч, бер элемтә,
хәбәр һәм дә яңалык.
Ялгызларга - көтеп алган
иптәш, сердәш, ахирәт...
Моңлы күңелләрне юатырга
тагын ни кирәк?
Шул түгелме безнең өчен
зур мәртәбә, зур шатлык?!
Яшьләргә телик ак юллар,
ә олыга - хәерле картлык...
Киләчәгең якты булсын,
әй "Бөгелмә авазы"!
Бөгелмә син, сыгылма син,
Бирешмә замананың
ачы җилләренә.
Хәерле юл сиңа һәм дә
иминлекләр булсын:
Илебезгә, милләтебезгә,
әлбәттә - үзебезгә!




Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: