Бөгелмә авазы

Күз карасыдай саклыйк

И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле… /Габдулла ТУКАЙ/. Туган тел турында Тукайдан да матуррак, дөресрәк итеп әйтеп тә, язып та булмас-тыр. Милләт һәм тел! Нәрсә ул тел дигәндә, һәр халык вәкиле үзенең милләте һәм теле белән горурлана. Безнең татар теле дә ЮНЕСКО тарафыннан кабул ителгән. Җир шарында аеруча...

И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле…
/Габдулла ТУКАЙ/.


Туган тел турында Тукайдан да матуррак, дөресрәк итеп әйтеп тә, язып та булмас-тыр. Милләт һәм тел! Нәрсә ул тел дигәндә, һәр халык вәкиле үзенең милләте һәм теле белән горурлана. Безнең татар теле дә ЮНЕСКО тарафыннан кабул ителгән. Җир шарында аеруча танылган 14 телнең берсе ул татар теле.

21 февраль - Халыкара туган тел көне, димәк, бу көн Телләр бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Дөрестән дә, тел ул бик зур хәзинә һәм буыннардан-буыннарга ата-бабаларыбызның безгә калдырган мирасы, алардан байлык булып килеп җиткән әманәт булып тора. Ә әманәт бик изге әйбер, аны кадерләп сакларга кирәк.

Шушы җәһәттән диалектлар, ягъни сөйләшләр турында да берничә сүз әйтеп узмакчы булам. Татар телендә дә өч диалект бар: мишәр (көнбатыш), урта, көнчыгыш. Алар, үз чиратларында, шулай ук җирле сөйләшләргә бүленәләр. Мондый үзенчәлекле сөйләш башка телләрдә дә, мәсәлән, рус телендә дә бар. Татар теле диалектларында аерымлыклар күп түгел, шуңа күрә без бер-беребезне яхшы аңлыйбыз. Галимнәрнең тикшеренүләренә караганда, татар теле борынгы кыпчак теле нигезендә формалашкан. "Урта Идел һәм Урал төбәге татар халык сөйләшләре атласы" да (Казан, 1989 ел) шуны раслый. Әлбәттә, озын-озак тарих дәвамында төрки кабиләләрнең үзара кушылышы телне дә торган саен үстерә һәм баета килгән.

Реклама

Әгәр дә инде без - татарлар мең еллардан да артыграк җир йөзендә кулланышта булган телебезне юкка чыгаруга юл куябыз икән, кемнәр булып калабыз моннан соң? Әнә шул турыда җитди уйланырга кирәк, җәмәгать.

Милләтебезне милләт итеп, халкыбызны халык итеп саклаган, илебезне ил буларак тотып торган нигез ташларының берсе - ана телебез өчен горурлану, аның язмышы өчен чын күңелдән кайгырту һәрберебезнең төп бурычы булсын иде.

Әлфинә КӘРИМОВА,
мәгариф ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: