Бөгелмә авазы

Кыйммәт, кызык һәм... куркыныч

13 май көнне кичке сәгать 6 тулып килгәндә Карабаш бистәсендә балигъ булмаган яшүсмер мопеды белән велосипедта баручы 10 яшьлек кыз балага бәрелә. Нәтиҗәдә, кыз үзәк район хастаханәсенә эләгә.

Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА,
ЮХИДИ инспекторы,
полиция өлкән лейтенанты.
Мототранспорт йөртүчеләр һәм аларның пассажирларының куркынычсызлыгы темасы хәзер бик актуаль. Һәр кешене дә борчуга сала торган тагын бер нәрсә - скутерда йөрүче балалар. Ни кызганыч, бездә, алдын-артын уйлап тормыйча, балаларга мопед, скутер, квадроцикл, мотоцикл кебек кыйммәтле, әмма бик тә куркыныч уенчыклар бүләк итү гадәте яши. Ә бит ике тәгәрмәчле бу транспорт чараларының юл йөргәндә куркынычсызлык дәрәҗәсе бик пассив - теләсә нинди очракта авып китүе бар, хәтта җиңелчә генә бәрелгәндә дә кешенең имгәнү ихтималы зур. Күп кенә әти-әниләр газиз баласына шундый "уенчык" алганда, аның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеге турында җитди уйланып та тормыйлар.
Беренче карашка иң гади, куркынычсыз һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандаларга ярдәм итә торган транспорт чарасы - велосипедны гына алыйк. Әмма аның уңай сыйфатлары бала бары тик махсус мәйданчыкларда, стадионнарда, яисә машиналар хәрәкәте чикләнгән ишегалларында йөрсә генә файда бирә. Велосипедчылар арасында зыян күрүчеләрнең һәр икенчесе - балалар. Сәбәбе - велосипедтагыларның машина юлларында тиешле кагыйдәләрне санга сукмыйча йөрүләре. Ә бит 14 яше тулмаган балага велосипед белән олы юлга чыгу бөтенләй тыела.
Әлбәттә, тәрбия процессында төп роль әти-әниләргә бирелә. Төрле урыннарда үз-үзеңне тоту тәртипләре нәкъ менә гаиләдәгеләр үрнәгендә формалаша.
Хөрмәтле әти-әниләр! Скутер, мокик ише "уенчыклар"ның сәгатенә 50 километрга кадәр тизлек белән хәрәкәт итә ала торган гаять куркыныч транспорт чарасы икәнен истән чыгармасагыз иде. Инде балагызга, җөрьәт итеп, ике тәгәрмәчле транспорт белән идарә итәргә рөхсәт бирәсез икән, аның юл йөрү кагыйдәләрен беләме, көтмәгәндә килеп чыккан хәлдә каушап төшмичә, бер-бер чара күрергә сәләтлеме икәнен тикшерегез. Ул юлларның әһә-мияте дәрәҗәсен, көйләүле, яисә көйләүсез урам чатларын ничек узарга икәнен, юл билгеләрен, юнәлеш үзгәрү сигналларын яхшы белергә тиеш. Велосипедта олы юлда - 14, ә мокикларда 16 яше тулган кешеләр генә йөри ала икәнен дә истән чыгармагыз. Боларның барысы өчен дә, шулай ук транспорт чарасының техник торышы өчен дә әти-әниләр җаваплы. Шулай да малайлар-кызлар автомобиль юлларына чыгар алдыннан велосипедының, яисә мокикының төзеклеген үзе дә тикшерә белергә тиеш. Тормозлары, тавыш бирү сигналлары, караңгыда йөрергә туры килгәндә - фонаре, кызыл төстә яктылык чагылдыру элементлары бармы - барысын да карап-барлап чыгу зарур. Юлдагы күп кенә күңелсезлекләрдән саклап калырга сәләтле мотошлём һәм башка саклану чаралары турында да онытмагыз!

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: