Бөгелмә авазы

Кышкы мәшәкатьләр

Җил-давыллар, кар-бураннар - кышкы чорда безнең республика климатына хас күренешләр. Халык өчен аларның куркынычы юлларны, биналарны һәм башка объектларны кар көртләре басып китүдә. Юлларда күз күреме мөмкинлеге дә чикләнә - 20 - 50 метрга кала, шулай ук җиңел бина-корылмаларның ишелү, электр һәм элемтә линияләренең өзелү ихтималы да яный.

Наталья ДМИТРИЕНКО,
ТР Гражданнар оборонасы
һәм гадәттән тыш хәлләр буенча
Бөгелмә укыту-методик үзәге филиалы укытучысы.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Табигатьнең күп мәшәкатьләр тудырырга сәләтле бу күренешенә бәйле рәвештә, Бөгелмәдә юл техникасы, коммуналь хезмәтләр - барысы да көчәйтелгән эш режимына күчте.
10 гыйнварда, мәсәлән, артык кар шәһәр һәм район предприятиеләре техникасы ярдәмендә чистартып түгелде. Кар афәтеннән зыян күрмәс өчен кешеләрнең үзләренә дә берничә киңәшебез бар. Транспорт йөртүчеләргә: мотлак кына булмаса, торак пунктлардан читкә барып йөрүдән тыелып торыгыз. Төп юллар буйлап кына йөрегез. Юлларда бик игътибарлы булыгыз, куркынычсызлык дистанциясен саклагыз. Тизлек режимын һава шартларына карап сайлагыз. Юлларда саксыз манёврлардан, кинәт тормозга басулардан сак булыгыз; юл билгеләре, ЮХИДИнең юл-патруль инспекторлары таләпләрен төгәл үтәгез. Буранда юнәлешне югалткан кебек тойсагыз, машинагыздан ул күзгә күренмәс ераклыкка китмәгез. Алга таба хәрәкәт итү мөмкин түгел икән, басып калган урыныгызны билгеләгез, двигательне радиатор яклап ышыклагыз, вакыт-вакыт җылыткалап алыгыз, машинаны көрт басмасын өчен әледән-әле карны көрәп, ачып торыгыз. Кар чистарту техникасының өзеклексез эшләвенә комачауламас өчен машиналарны куеп калдыру һәм урамда туктап тору кагыйдәләрен дә үтәгез.
Кешеләргә: балконнарыгызда һәм ишегалларыгызда ныклап беркетелмәгән әйберләр калдырмагыз, тәрәзәләрегезне яхшылап ябыгыз. Җил көчәйгәндә йорт кәрнизләреннән, реклама такталарыннан читтәрәк булырга тырышыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: