Бөгелмә авазы

Квартплата түләүләрендә хата җибәрүчеләрне штраф көтә

2017 елның 1 гыйнвареннан Россиядә квартплата түләүләрен исәпләгәндә хаталанган өчен идарәче компаниияләрне штрафка тарта башладылар. Намуссыз коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә торак хуҗаларына артык саналган сумманың 50 процентын түләргә туры киләчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ" ТАССка сылтама белән. «2017 елның 1 гыйнвареннан коммуналь хуҗалык хезмәтләренә бәяләрне дөрес санамаган өчен идарәче компанияләргә җаваплылык...

2017 елның 1 гыйнвареннан Россиядә квартплата түләүләрен исәпләгәндә хаталанган өчен идарәче компаниияләрне штрафка тарта башладылар.

Намуссыз коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә торак хуҗаларына артык саналган сумманың 50 процентын түләргә туры киләчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ" ТАССка сылтама белән.

«2017 елның 1 гыйнвареннан коммуналь хуҗалык хезмәтләренә бәяләрне дөрес санамаган өчен идарәче компанияләргә җаваплылык кертелә. Бу массакүләм күренеш һәм ул торак хуҗаларына артык саналган суммадан 50 процентын түләтү каралудан гыйбарәт. Әле моңа кадәр андый җаваплылык юк иде», - дип сөйләде Россия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Козак. Аның сүзләренчә, күп кенә компанияләр җаваплылык булмаудан файдаланып һәм беркем дә аның артыннан йөрмәс дип, исәп-хисапта артык түләүләр куялар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: