Бөгелмә авазы

Куркынычсызлык – беренче чиратта

Кар сулары эреп аккач, җир кипшерә төшеп, узган елдан калган коры үлән һәм камыллар ачылуга, нефтьчеләр өчен янгын куркынычсызлыгы чараларын ныгыту өстендә кызу эш башлана.

"Татнефть" җәмгыятендә "2017 елда янгын чыгу куркынычы арткан чорга предприятиеләрне әзерләү турында" махсус боерык чыкты. Анда профилактик чараларны көчәйтү турында сүз бара: территорияләрне корыган үлән, агач-куаклардан, тиз кабынып китә торган чүп-чардан арындыру, янгын сүндерү чараларының запасын булдыру, штатта булмаган янгын сүндерү оешмаларының әзерлеген тикшерү, производство объектларында һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кирәклеге турында инструктаж үткәрү һ.б.

Урман тирәләрендәге территорияләргә, арендага алынган урман кишәрлекләрендә иминлекне тәэмин итүгә аеруча зур игътибар бирелә. Нефтьчеләр ул тирәләргә саклау полосалары корырга, кисәтү билгеләре һәм аншлаглар куярга тиешләр.

Кар эреп беткәннән алып, көзге тотрыклы яңгырлар башланганчыга кадәр РФ Урман кодексы, "Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре"ндә каралган законлы таләпләрне үтәүне тәэмин итү мәҗбүри куела.

Документта шулай ук "Урманчылык" дәүләт учреждениеләренә янгын сүндерү чараларының кайда тупланганлыгы турында мәгълүмат бирелә, кеше ресурсларын һәм автотрактор кебек техника чараларын җәлеп итү тәртибе дә тәфсилләп аңлатыла.

Бу чорда Компаниянең тиешле службалары һәм мобиль төркемнәре урманнарга якын җирләрдә урнашкан җитештерү һәм социаль өлкәләргә караган объектларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшереп йөриячәкләр, моның өчен махсус патрульлек итү оештырыла.

Шулай итеп, барлык эш янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү җәһәтеннән катгый контрольдә тотылачак.

"Татнефть" ЯАҖ матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: