Бөгелмә авазы

Куркудан онытып җибәргән...

12 декабрь көнне, шәһәрдә яшәүче 67 яшьлек пенсионер хатын-кыз, үзенең мошенниклар тозагына капканын аңлап, Бөгелмә эчке эшләр бүлегенә гариза яза. Ул көнне аның телефонына банк картасының блокка куелуы турында хәбәр килә. Хәбәрдә күрсәтелгән номерны җыеп, ул кем икәнен дә белмәгән бер кызга банк картасының номерларын, үзе әйтүенчә, гипнозланган кебек әйтеп...

12 декабрь көнне, шәһәрдә яшәүче 67 яшьлек пенсионер хатын-кыз, үзенең мошенниклар тозагына капканын аңлап, Бөгелмә эчке эшләр бүлегенә гариза яза.

Ул көнне аның телефонына банк картасының блокка куелуы турында хәбәр килә. Хәбәрдә күрсәтелгән номерны җыеп, ул кем икәнен дә белмәгән бер кызга банк картасының номерларын, үзе әйтүенчә, гипнозланган кебек әйтеп яздыра. Чак кына соңрак аның картасыннан 33 270 сум акчасы юкка чыга.

Пенсионер ханым газетада мошенниклыкның мондый төре турында укыганлыгын әйтә. Тик, телефонга хәбәр килүгә, куркудан әлеге кисәтүләрнең барысын да онытып җибәргәнен таный.

Әлеге вакыйга буенча Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче өлеше буенча ("Мошенниклык") җинаять эше кузгатылды.

Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте хәбәрләре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: