Бөгелмә авазы

Кухня – иң куркыныч урын?

Статистика күрсәтүенчә, илдә булган янгын очракларының һәр дүртенче очрагы кухняда килеп чыга. Чөнки бу бүлмә йортта һәм квартирда иң куркыныч урыннарның берсе булып санала. Ничек кенә булмасын, куркыныч дәрәҗәдәге ут афәтенә юл куймас өчен өйдә, бигрәк тә кухняда, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә, һәр куркыныч чыганагына җитди карарга кирәк. Кухняда...

Статистика күрсәтүенчә, илдә булган янгын очракларының һәр дүртенче очрагы кухняда килеп чыга. Чөнки бу бүлмә йортта һәм квартирда иң куркыныч урыннарның берсе булып санала. Ничек кенә булмасын, куркыныч дәрәҗәдәге ут афәтенә юл куймас өчен өйдә, бигрәк тә кухняда, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә, һәр куркыныч чыганагына җитди карарга кирәк.

Кухняда иң куркыныч җиһазларның берсе - плитә. Газ плитәсеме ул, электрныкымы - агач я пластик кебек тиз кабынып китә торган конструкцияләрдән ул ерак урнашкан булырга тиеш. Ә плитә тәрәзәгә якын тора икән, ул очракта озын пәрдә эләргә ярамый, чөнки ул теләсә кайсы мизгелдә утка эләгеп, янып китәргә мөмкин. Мич караганда кия торган кухня бияләйләрен, сөлге-тастымалларны да уттан ераграк элеп кую хәерле.

Ашарга ризык әзерләгән вакытта, май кыздырганда, аңа ут кабу ихтималы бик зур була. Моңа юл куймас өчен май савытын махсус капкачы, яисә юеш чүпрәк белән каплагыз. Кызган кайнар май өстенә су салырга да ярамый: ул бөтен бүлмәгә чәчрәсә, ялкынланып янып китү куркынычы зур була. Аэрозоль, эреткечләр кебек тиз кабынып китә торган матдәләрне дә кухняда сакларга ярамый. Артык җылынып, кызып китсә, алар да кабынырга мөмкин.

Шулай да кухня бүлмәсендә нәрсәгә дә булса ут каба икән, югалып калмагыз, тизрәк сүндерегез. Моның өчен кул астында булган нәрсәләрне файдаланырга кирәк: кер юу порошогы, гөл чүлмәгендәге туфрак, сода... Ә менә ут өстенә су сипмәү яхшырак булыр.

Инде үзегез генә сүндерә алмаячак икәнне аңлауга, кичекмәстән янгын сүндерүчеләргә шылтыратырга, газны, электрны өзәргә кирәк. Белгечләр-коткаручылар килеп җиткәнче, ут квартир буйлап таралмасын өчен кухня ишеген ябып куярга, аңа тышкы яктан су сибеп торырга, ярыкларына юеш чүпрәк кыстырып томаларга киңәш ителә.

Электр техникасына ут капкан очракта, тиз генә аны электр тэминатыннан өзегез. Бу очракта су сибеп сүндерергә маташу катгый тыела! Ут әле таралып өлгермәгән булса, розеткадан ычкындырылган җиһаз өстенә одеял, яисә тыгыз тукымалы башка нәрсә капларга була. Иң мөһиме, утка һава керү тукталырга тиеш.

Май янган очракта да утны су белән сүндерергә ярамый. Ә бит көндәлектә менә бу - иң зур һәм иң еш очрый торган хата. Май белән суның тыгызылыгы төрлечә, су шунда ук төпкә китә, ә май яна бирә. Өстәвенә, төптәге су бик тиз җылына, кайнап, пар булып чыга башлый. Нәтиҗәдә, май гына түгел, су да чәчри-"ата" башлый, ялкынның таралуына булыша гына. Бу очракта, беренче чиратта, газны, электрны өзәргә, ә май кыздыра торган савытның өстен капларга, мае суынганчы шул хәлдә калдырырга кирәк.

Кухняда кул астында берәр төрле тыгыз тукыма тоту һәрчак файдалы. Аны кулга алып, яна торган предмет өстенә капларга була. Яна торган май стенага, яисә идәнгә тамган, чәчәрәгән икән, аны сүндерү өчен сода, савыт-саба юа торган порошок кулланырга мөмкин.

Кухня бүлмәсендә ачыктан-ачык ялкын дөрли икән, сөлге, тастымал я башка чүпрәк белән селтәнеп, аны сүндерергә тырышмагыз да. Алай эшләгәндә, һава агымы көчәеп, ут ныграк җәеләчәк, тагын да катырак дөрләп кенә китәчәк.

Кухняда ут чыганагы барлыкка килгән һәм әле ул әллә ни зур түгел икән, коры-сары әйбер сибеп сүндереп була дип уйлап, ялгышмагыз. Коры әйберләрнең дә тиз кабынып китә торганнары була. Бу очракта иң нәтиҗәле ысул - сода сибү.

Иң ышанычлысы, әлбәттә, янгын сүндерүчеләрне чакырту. Үзегезнең көч белән генә утны җиңә алмаячакны аңлауга, кадерле вакытны әрәм итмәгез,тиз генә янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз. Бары шул очракта гына зыянны мөмкин кадәр киметеп, үзегезнең генә түгел, күршеләрегезнең дә иминлеген саклау өчен мөмкин кадәр күбрәк чара күреп булачак.

Айгөл ГАЛИЕВА,

21 нче янгын сүндерү часте инспекторы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: