Бөгелмә авазы

Күрше районда карьерда 19 яшьлек башкорт егете баткан

Егет тыелган урында су коенырга киткән.

(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”). Татарстанның Баулы районында карьерда 19 яшьлек башкорт егете баткан. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә, 28 июньдә, ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Татарстанның Баулы районында егетнең батуы турында хәбәр ителгән.

19 яшьлек башкорт егете тыелган урында су коенырга барган. Егет шунда ук су астына киткән. Шаһитлар аңа ярдәм итә алмаган.

Кичке сәгать 6 тирәсендә коткаручылар  һәлакәт шаһитлары белән бергә ярдан 30 метр ераклыкта егетнең мәетен тапканнар. Аны судан чыгарганнар һәм полициягә тапшырганнар.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: