Бөгелмә авазы

Күрше Әлмәт һәм Баулы районнарында яңа COVID-19 очрагы ачыкланган

Бөгелмәлеләр арасында авыручылар юк.

Татарстанда узган тәүлектә  “Covid-19” коронавирус белән авыручы 36 кеше ачыкланган, шуларның 1се читтән кертелгән, калганнары – контактлар нәтиҗәсе. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

“4 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 32е өйдә дәвалана, – диде Галимова.    

Яшь төркемнәре буенча:

18 яшькә кадәр – 1

18 яшьтән 30 яшькәчә – 4

30 яшьтән 50 яшькәчә – 15

50 яшьтән 60 яшькәчә – 6

60 яшьтән 70 яшькәчә – 7

70 яшьтән 80 яшькәчә – 3

80 яшьтән 90 яшькәчә – 0

90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүчеләр – 0    

 

Шәһәр һәм районнар буенча:

Казанда – 21

Яр Чаллыда – 7

Әлмәттә – 1

Баулыда – 1

Биектау районында – 2

Яшел Үзән районында – 1

Кама Тамагы районында – 1

Лаеш районында – 1

Питрәч районында – 1

Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 4 823 “Covid-19” авыруы ачыкланган, шуларның 3 639 кеше, шул исәптән 38е узган тәүлектә терелгән, 1 167 кеше дәвалануын дәвам итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: