Бөгелмә авазы

Күрше Лениногорск шәһәрендә коронавирус йоктыруның ике яңа очрагы ачыкланган.

Татарстан буенча “COVID-19”ның 90 яңа очрагы расланган, шуларның 6сы – читтән кертелгән, 84е элемтәләр аркасында килеп чыккан.

28 кеше хастаханәгә салынган, 62 кеше авыруның җиңел яки симптомсыз формасы белән өйдә дәвалана. 
Иң күп чирләүчеләр 30дан 50 яшькә кадәргеләр – 32, икенче урында 50дән 60кача – 30, өченче урында 60тан 70кәчә  – 18 кеше.
Шәһәр һәм районнар буенча: 
Казанда – 38 
Яр Чаллыда – 10 
Әлмәттә – 24 
Апаста – 15 
Арчада – 16
Әтнә районында – 6
Балтачта – 2 
Буа районында – 3
Югары Осланда – 1
Биектауда – 1
Чүпрәледә – 3
Алабугада – 3 
Яшел Үзәндә – 6
Кама Тамагында – 1
Лаеш районында -1
Лениногорскида – 2
Мөслимдә – 1
Түбән Кама районында – 4 
Питрәчтә – 2
Сарманда – 1
Теләчедә – 1 
24 майга Татарстанда барлыгы 2 787 таҗзәхмәт очрагы теркәлгән. Үлем очраклары-10. 
1 907 кеше сәламәтләнгән, шуларның 82се – узган тәүлектә. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: