Бөгелмә авазы

Күп балалы гаиләләргә – җир кишәрлеге

Бүгенге көнгә алынган мәгълү-матларга караганда, Татарстанда җир кишәрлекләренә хокукы булган күп балалы гаиләләр исемлеге-нә 21 меңнән артык гаилә кертелгән. Шуларның 84 процентка якыны (17 меңнән артыгы) җир кишәрлеклә-ре белән тәэмин ителгән. Әлфия МОСТАФИНА. Ә 1 146 гаилә тәкъдим ителгән учас-токларыннан өч тапкыр баш тарткан. "Баш тартуның төп сәбәбе гаиләләрнең җир...

Бүгенге көнгә алынган мәгълү-матларга караганда, Татарстанда җир кишәрлекләренә хокукы булган күп балалы гаиләләр исемлеге-нә 21 меңнән артык гаилә кертелгән. Шуларның 84 процентка якыны (17 меңнән артыгы) җир кишәрлеклә-ре белән тәэмин ителгән.

Әлфия МОСТАФИНА.

Ә 1 146 гаилә тәкъдим ителгән учас-токларыннан өч тапкыр баш тарткан. "Баш тартуның төп сәбәбе гаиләләрнең җир кишәрлекләрен бары район үзәк-ләреннән яки шәһәрләрдән аласы килүе белән бәйле", - дип искәртте ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре минис-тры Азат Хамаев 31 май көнне

Реклама

Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә күп балалы гаиләләрне бушлай җир участоклары белән тәэмин итүнең барышы хакында хисап тотып. Ул әлеге гаиләләрнең, җир кишәрлегенә дәгъва итеп, кабаттан исемлеккә кертелү мөмкинлеге булуын искә төшерде.
Президент Казанда проблемалар калуын ассызыклап, башкала гаиләләре өчен җир участокларын эзләүне дәвам итәргә кушты.

Азат Хамаев моңарчы кадастр исәбендә тормаган, төрле законсыз схемалар белән басып алу куркынычы зур булган участокларны кадастр хисабына куюның барышы хакында да хисап тотты. Быел февральдә әлеге мәсьәләне өйрәнү буенча ТР Министрлар Кабинеты карары белән ведомствоара эшче төркем төзелгән иде. Аның эшчәнлеген Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы координацияли. Муниципаль берәмлекләрдә ачыкланган шундый участокларның 76сы буенча тиешле карарлар кабул ителгән, 52се дәүләт кадастр хисабына куелган.

Бу мәсьәлә Бөгелмә җирлегендә ничек хәл ителә соң? 1 июньгә булган рәсми мәгълүматларга караганда, бездә 311 күп балалы гаилә бушлай җир кишәрлеге алуга хокук бирүче исемлеккә кертелгән һәм аларның барысына да участок тәкъдим ителгән, баш тартучылар юк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: