Бөгелмә авазы

Котыру чире – куркыныч нәрсә

Татарстанда агымдагы елның 17 августыннан котыру чиренә каршы көрәш ике айлыгы игълан ителде. Ул республикада әлеге чир белән авырып китү очракларының ешаюына бәйле рәвештә үткәрелә һәм 17 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ел башыннан алып, республикабызда һәм Казанда котыру чиренең 240 очрагы теркәлгән. Бу узган елның шул чорындагыдан 6,3 тапкырга күбрәк....

Татарстанда агымдагы елның 17 августыннан котыру чиренә каршы көрәш ике айлыгы игълан ителде. Ул республикада әлеге чир белән авырып китү очракларының ешаюына бәйле рәвештә үткәрелә һәм 17 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Ел башыннан алып, республикабызда һәм Казанда котыру чиренең 240 очрагы теркәлгән. Бу узган елның шул чорындагыдан 6,3 тапкырга күбрәк. Котыру чиренең таралуына төп сәбәп - кимерүчеләрнең һәм төлкеләрнең баш саны арту; профилактика мәсьәләсендә кешеләрнең күп нәрсәне белмәве.

Котыру - баш һәм арка мие җилсенеп, бик кискен формада уза һәм үлемгә китерә торган йогышлы авыру. Аның белән терлекләр-җәнлекләр дә, кешеләр дә авырый.

Чирне ике төрлегә бүлеп карарга мөмкин: кыргый җанварлардан күчә торган табигый типтагы (бүреләр, төлкеләр, шакал, ярканатлар һ.б.), шәһәр тибындагы (этләр, песиләр, йорт хайваннары).

Чирле хайваннар бик агрессив холыклыга әйләнә, йорттагылары чыгып качарга тырыша, адашып йөргәндә кешеләрне дә, башка җәнлекләрне дә тешли, ашарга яраксыз саналган әйберләрне дә ашый торган булалар. Бугаз мускуллары параличлану сәбәпле, этләрнең тавышы карлыга, алар судан курка башлыйлар.

Чир авыру объект белән турыдан-туры элемтә нәтиҗәсендә: чирле җәнлекнең төкереге җәрәхәтле тән тиресенә эләккәндә, яисә җәнлек тешләгәндә йога. Аучылар бигрәк тә куркыныч астында, чөнки котыру вирусы йоккан хайванның тиресен тунаганда да чир йогу куркынычы яный.

Чирнең яшерен чоры 1 айдан ярты елга кадәр сузылырга мөмкин. Шулай да, чирле җәнлек тешләп 8 - 10 көн узуга, тешләнгән хайван (кеше), күрер күзгә сәламәт күренсә дә, инде вирус йөртүче булып санала. Котыру чире - дәвасы булмаган аз санлы чирләрнең берсе.

Кешедә котыру вирусы белән зарарлану билгеләре көчәя төшсә, шулай ук үлемгә китерә, әмма ашыгыч төстә вакцинация үткәрү гадәттә куркыныч симптомнарны булдырмый калырга мөмкинлек бирә.

Котыру чире белән йогышланудан ничек сакланырга соң? Профилактик чаралар уздыру кирәк. Иң мөһим чараларның берсе - йорт хайваннарына ел саен прививка ясату. Планлы вакцинация башлану турында дәүләт ветеринария табибы көз көне күмәк мәгълүмат чаралары аша хәбәр итә. Кирәк булса, аны башка вакытта да ясап була.

Татарстан Республикасы "Россельхознадзор" идарәсе исегезгә төшерә: терлекләрне районнан, өлкә, республика, илдән читкә алып китәргә бары тик аларның котыру чиренә каршы вакцинация үткәнлеге турында белешмәсе булганда гына рөхсәт ителә. Вакцинация юлга кузгалганчы бер ай алдан башкарылырга тиеш.

Ике айлык барышында йорт хайваннарына котыруга каршы привиканы бушлай ясатырга мөмкин булачак. Шулай ук айлык кысаларында торак пунктлардагы этләр һәм песиләрнең исәбен чамау, чиргә тиз бирешүчән токымлы һәм ау этләрен аерым теркәү планлаштырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: