Бөгелмә авазы

Коррупциягә каршы

9 декабрьдә дөньяның күп кенә илләрендә Коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнне бездә дә билгеләп үттеләр.

Сирин МӨСӘГЫЙТОВ.
Автор фотосы.

Әлеге дата уңаеннан шәһәр һәм районыбызда төрле чаралар үткәрелде. Беренче чиратта, БМР коррупциягә каршы көрәш комиссиясе әгъзалары үз алларына үсеп килүче яшь буын вәкилләренә әлеге афәтнең нинди куркыныч булуын җиткерүне максат итеп куеп эшләделәр. Шул юнәлештә урта һәм урта-һөнәри, югары белем бирү учакларында дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар үткәрелде.

Шунысын да искәртергә кирәк, чаралар 9 декабрь көне белән генә чикләнмәде, ә бәлки әлеге датага кадәр дә, аннан соң да дәвам иттерелде. 1 декабрь көнне, мәсәлән, шәһәребезнең 4 нче гомумбелем бирү мәктәбендә дә бу әһәмиятле мәсьәлә турында сөйләштеләр. 10 нчы сыйныфта белем алучылар җәмгыять белеме дәресендә, тәҗрибәле укытучылары Клара Канищева белән бергәләп, җәмгыятебездәге әлеге ямьсез күренешнең тамырларын, тарихын тикшерделәр, аңа бәя бирделәр. Шунысы куанычлы, өлкән сыйныф укучылары шушы тискәре күренешкә битараф булмауларын белдерделәр, аңа каршы көрәш чараларының кайсы нәтиҗәлерәк икәнлеге турында бәхәсләштеләр, дәлилләр китерделәр. Әлбәттә, коррупциягә каршы көрәштә гражданнарның хәбәрдарлыгы, сүз иреге проблемасы алгы планга чыкты. Массакүләм матбугат чараларының күтәрелгән мәсьәләне нинди югарылыкта яктыртуы, җинаять кылганнарга дәүләт тарафыннан нинди җәза бирелүе һәм башка сораулар каралды.

Ачык дәрестә катнашкан БМР коррупциягә каршы көрәш комиссиясе әгъзасы, "Бөгелмә авазы" газетасы баш мөхәррире Руслан Җәләев нәкъ менә шул мәсьәлә-нең күмәк матбугат чараларында яктыртылуы турында, гражданлык җәмгыятендә һәркемнең үзаңы булырга тиешлеге, демократия көчле булган дәүләтләрдә әлеге афәтнең күпкә кимрәк икәнлеге турында сөйләде, укучыларның сорауларына җаваплар бирде.

Ни кызганыч, илебезнең төрле тармакларында коррупция күренешләре тулып ята, алардан тиз генә котылу мөмкин дә булмас әле. Әмма үсеп килүче яшь буын вәкилләре - безнең киләчәгебез һәм аларның әлеге мәсьәләгә җитди караулары уңай үзгәрешләр буласына өмет уята. 4 нче урта мәктәптә узган ачык дәрес моның анык дәлиле булды.

Белешмә. Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе тарафыннан 9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан ителде. 2003 елда Мексиканың Мерида шәһәрендә узган конференциядә коррупциягә каршы юнәлдерелгән БМО Конвенциясенә кул кую булды. Россия Федерациясе, беренчеләрдән булып, аңа кул куйды һәм ратификацияләде.
Әлеге документ буенча, аңа кул куйган дәүләтләр ришвәтчелекне, бюджет акчаларын әрәм-шәрәм итүне һәм коррупциядән кергән табышларны җинаять җаваплылыгы каралган гамәл дип таба.

Рәсемдә: 4 нче урта мәктәпнең җәмгыять белеме укытучысы Клара Канищева укучыларга коррупциянең нинди золым икәнлеген төшендерә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: