Бөгелмә авазы

Комиссияләр – эштә

Сайлау турындагы законнарга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, тавыш бирү көнендә үзләренең яшәү урынында булмаячак сайлаучылар фактта булган урыннарындагы шәһәр һәм районнарның территориаль сайлау комиссияләренә, дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтә торган күпфункцияле үзәкләргә, "Государственные услуги" интернет-порталы аркылы, участок сайлау комиссияләренә үзен исемлеккә кертүне сорап, гариза яза алалар. Гаризалар аларны кабул итү өчен...

Сайлау турындагы законнарга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, тавыш бирү көнендә үзләренең яшәү урынында булмаячак сайлаучылар фактта булган урыннарындагы шәһәр һәм районнарның территориаль сайлау комиссияләренә, дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтә торган күпфункцияле үзәкләргә, "Государственные услуги" интернет-порталы аркылы, участок сайлау комиссияләренә үзен исемлеккә кертүне сорап, гариза яза алалар.

Гаризалар аларны кабул итү өчен махсус ачылган пунктларда кабул ителә. Аларның адреслары һәм гариза язу тәртибе белән Бөгелмә муниципаль районы рәсми порталының "Бөгелмә шәһәре территориаль сайлау комиссиясе" һәм "Бөгелмә районы территориаль сайлау комиссиясе" бүлекләрендә танышырга мөмкин (http://bugulma.tatar.ru/rus/territorialnaya-izbiratelnaya-komissiya-ikmo-gorod.htm; http://bugulma.tatar.ru/rus/territorialnaya-izbiratelnaya-komissiya-ikmo.htm).

Территориаль сайлау комиссияләре, участок сайлау комиссияләре һәм гаризалар кабул итү пунктларының эш вакыты

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы территориаль сайлау комиссияләре

2018 елның 6 гыйнварыннан башлап, 2018 елның 20 мартына кадәр:

- эш көннәрендә - сәгать 8дән 17 сәгатькә кадәр;

- ял һәм бәйрәм көннәрендә - сәгать 8дән 13 сәгатькә кадәр;

2018 елның 17 мартында - сәгать 8дән 18 сәгатькә кадәр.

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы территориаль сайлау комиссиясе тарафыннан гаризалар кабул итү пункты

2018 елның 31 гыйнварыннан 2018 елның 13 мартына кадәр:

- эш көннәрендә - 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр;

- ял һәм бәйрәм көннәрендә сәгать 8дән 13 сәгатькә кадәр.

Участок сайлау комиссияләре

2018 елның 16 февраленнән 2018 елның 20 мартына кадәр:

- эш көннәрендә - сәгать 9дан 18 сәгатькә кадәр;

- ял һәм бәйрәм көннәрдә сәгать 9дан 14 сәгатькә кадәр;

2018 елның 17 мартында - сәгать 9дан 18 сәгатькә кадәр.

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы участок сайлау комиссияләре тарафыннан гаризалар кабул итү пунктлары

2018 елның 25 февраленнән 2018 елның 13 мартына кадәр:

- эш көннәрендә - 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр;

- ял һәм бәйрәм көннәрендә - сәгать 8дән 13 сәгатькә кадәр.

Участок сайлау комиссияләрендә махсус гаризаларны рәсмиләштерү (сайлау участогы территориясендә яшәү урыннарында теркәлгән сайлаучылар өчен)

2018 елның 13 мартыннан 2018 елның 17 мартында 14 сәгатькә кадәр:

2018 елның 13 мартыннан 2018 елның 17 мартына кадәр 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр;

2018 елның 17 мартында сәгать 8дән 14 сәгатькә кадәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: