Бөгелмә авазы

Комиссия әгъзалары өчен – укулар

13 февраль көнне сәгать 10да Бөгелмәнең Техника йортында (адресы: М. Җәлил урамы, 31) Бөгелмә районы сайлау комиссиясе әгъзалары өчен семинар узачак. Исегезгә төшерәбез, РФ Президентын сайлау агымдагы елның 18 мартында узачак. Мондый укулар Татарстандагы барлык территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен оештырыла. Төп игътибар "мобиль сайлаучылар", ягъни отпускыда, командировкада,...

13 февраль көнне сәгать 10да Бөгелмәнең Техника йортында (адресы: М. Җәлил урамы, 31) Бөгелмә районы сайлау комиссиясе әгъзалары өчен семинар узачак. Исегезгә төшерәбез, РФ Президентын сайлау агымдагы елның 18 мартында узачак.

Мондый укулар Татарстандагы барлык территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен оештырыла.

Төп игътибар "мобиль сайлаучылар", ягъни отпускыда, командировкада, пропискада булган урынында яшәмәүче гражданнар белән белән ничек эшләргә кирәклеген аңлатуга юнәлдерелә. Сайлаучы үзенә уңай булган участокта тавыш бирә алсын өчен "дәүләт хезмәтләре" сайтында онлайн-гариза, яисә күпфункцияле үзәкләрдә, территориаль сайлау комиссиясендә - 12 мартка кадәр гариза язып калдыру сорала. Ә 25 февральдән башлап гаризаны участок сайлау комиссияләрендә дә тутырырга мөмкин булачак.

Моннан тыш семинарда катнашучы участок сайлау комиссия әгъзаларына сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы турында тәфсилләп аңлатачаклар.

Һәр комплекс бюллетеньнәрне рәсемгә төшереп алу (сканерлау) җайланмасы белән җиһазланган, аңа берничә бюллетеньне берьюлы салып булмый. Моннан тыш, ул җайланма бюллетеньнең кайсы участокныкы икәнен дә "укый ала". Башка участок бюллетене эләгә икән, ул тавыш биргәндә исәпкә алынмый. Хакерлык ысуллары белән дә тавыш бирү нәтиҗәләрен үзгәртеп булмаячак, чөнки комплекс Интернет челтәренә тоташтырылмаган.

Семинарда бу комплекс белән эшләп карау күнекмәләре уздырыла торган гамәли өлештән тыш, шикаятьләрне карау, сайлаучылар исемлеге, беркетмәләр белән эшләү тәртибенә кагылышлы теория өлеше дә каралган. - Сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексын урнаштыру, кешенең хәзер булган җирендә тавыш бирүе кебек яңа форматны кертү сайла процессын сайлаучылар өчен уңайлы һәм тагын да ачыграк итәчәк, - ди ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Рәфкать улы Шаһиәхмәтов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: