Бөгелмә авазы

Кодашлылар кышны озатты (+ФОТОЛАР)

Нәүрүз... Бу исем безгә ят та, таныш та. Ул - борынгы әби- бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме. Бу сүз фарсы телендә "яңа көн" дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда һәм башка илләрдә борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга - 21-22 мартка туры килә. Бу күркәм...

Нәүрүз... Бу исем безгә ят та, таныш та. Ул - борынгы әби- бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме. Бу сүз фарсы телендә "яңа көн" дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда һәм башка илләрдә борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга - 21-22 мартка туры килә.

Бу күркәм бәйрәм көнне бергәләшеп күңел ачу кебек матур гадәт безнең Кодаш авылында елдан-ел киң колач ала бара. Быел да 21 март көнне яше-карты авыл мәдәният йорты янына җыелды. Кодаш авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бәйрәм оештырды. Иртәдән үк көн дә бик матур иде, кояш елмайды, мәдәният йортыннан яңгыраган дәртле көйләр бәйрәмгә чакырып торды.

Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып киттте. Балалар:

Ач ишегең, керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез.

Әй, бабакай, бабакай,

Мич башыннан төш бабай.

Биш тиен акча бир, бабай,

Нәүрүз мөбарәк булсын!

- дип, такмаклар әйтешеп, "өй хуҗаларын" котлап, аларга теләкләр теләп, бәйрәм боткасына ярма, йомырка, май җыеп йөрделәр, хуҗаларның йортына, мал-туарларына, кош-кортларына исәнлек-саулык, муллык, бәрәкәт теләделәр.

Көн һәм Төн, Кояш, Әби һәм Бабай кунакларга бәйрәмнең төп асылын - табигать яңарган вакытта бер-береңнең хәлен белешү, әмәлеңә-мөмкинлегеңә карап, бүләк өләшү, бергәләшеп күңел ачу икәнен ачып бирделәр. Тамашага Яз кызы - Нәүрүзбикәгә үзенең биләмәләрен тапшырырга теләмәгән Кыш бабай да килгән иде. Нәүрүзбикә белән Кыш бабай үзара көч сынаштылар: аркан тарттылар, кашыкка йомырка салып йөгерделәр, хәлләре беткәнче биеделәр. Кыш бабай үзенең җиңелүен таныды һәм табигатькә хуҗа итеп Яз кызы - Нәүрүзбикәне калдырды.

Бәйрәм җырлар, биюләр, милли уеннар белән дәвам итте. Балалар рәхәтләнеп капчык киеп йөгерү, "атта чабу", кашыкка йомырка салып йөгерү һәм башка күптөрле уеннарда катнаштылар.

Урамда, казан асып, Карга боткасы пешерелде. Авыл мәдәният йорты каршында татлы ризыклар белән чәй табыны корылган иде.

Бәйрәмгә килгән олысы-кечесе боткадан авыз иттеләр, тәмле күчтәнәчтәр белән чәй эчтеләр. Авылдашлар бәйрәмнән канәгатъ булып кайтып киттеләр.

Әнә шулай халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын онытмыйча, газиз авылыбызның урман-болыннарының чисталыгын саклап, табигатькә рәхимле булып, әби-бабаларыбыз яшәгән җирне саклап яшәсәк иде.

Зилә ҖИҺАНШИНА.

Кодаш авылы.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: