Бөгелмә авазы

Киңәшле җыен таркалмас

31 август көнне хакимият бинасының киңәшмәләр залында Бөгелмә муниципаль районы Советы депутатларының XX сессиясе узды. Аның эшендә БМР башлыгы, шәһәр мэры И.Касыймов, аның урынбасарлары, хокук саклау органнары җитәкчеләре, депутатлар, дин әһелләре, күмәк мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Сессиянең көн кадагына бер генә мәсьәлә чыгарылган иде: "Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында дини экстремизмга каршы профилактика чаралары һәм эшләр торышы турында". Башкалабыз Казанда 19 июль көнне булган вакыйгалар республикабыз халкын тетрәндерде, әлбәттә. Моңа кадәр андый террор актларын телевизор экраннарыннан гына күреп, илебезнең, дөньяның төрле нокталарында гына дип белсәк, инде ул Татарстанга да килеп җиткән икән. Шуңа күрә республика күләмендә һәм һәрбер муниципаль районда яшәүче халыкның иминлеген тәэмин итү максатында чаралар үткәрү кирәклеге алгы планга чыкты. Әлбәттә, әлеге эш моңа кадәр дә алып барыла иде, нигездә ул хокук саклау органнарына йөкләнде. Моннан ары әлеге афәткә каршы көрәштә җәмгыятебездәге барлык көчләрне берләштерү максаты куелды.

Бөгелмә муниципаль районында террорга каршы көрәш комиссиясе рәисе, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Никулина үзе әйдәгән комиссия эше белән таныштырды. Быелгы яңа уку елында мәктәпләрдә 4 нче сыйныфтан яңа "Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре" дигән яңа курс кертелүен әйтте. Әлеге дәресләрне укыту өчен мөгаллимнәр, аларның әзерлеге җитәр-лек булуын җиткерде.
Бөгелмә шәһәре һәм районы эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Хөснетдинов исә үз чыгышында мигрантлар мәсьәләсенә тукталды. Шәһәр һәм район территориясенә читтән килеп эшләүчеләр, төпләнеп калучылар саны елдан-ел арта баруы турында сөйләде. Булган иминлекне саклап калу эшенә "халык дружинниклары"н җәлеп итүнең дә кулай буласын искәртте.

ТР көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин ислам динендә дә, башка диндәге кебек үк төрле агымнар булуын, әмма тулаем алганда, алар арасында каршылык юк икәнлеген әйтте. Нигездә, кайвакыт аңлашылмаучанлык өлкән һәм яшь буын вәкилләре арасында килеп чыгуын, аның сәбәпләрен җиткерде. Дин әһелләрен әзерли торган уку йортларында бердәм стандартлар кирәклеге дә максатка ярашлы булачагы искәртелде.

Православие дине вәкиле Георгий атакай үзләрендәге үзгәрешләр белән таныштырды. Республикада Чистай һәм Әлмәт-Бөгелмә епархияләре төзелүен җиткерде.

Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үзенең чыгышында яшь буынга тәрбия бирү мәсьәләсенә тирәнтен тукталды. Бары тик балаларны дөрес итеп тәрбия кылганда гына /шул исәптән дини тәрбия дә/ дини экстремизмга каршы торып булачагын ассызыклады. Шул ук вакытта Рөстәм хәзрәт матди проблемаларның үз эшләренә аяк чалуын, әлеге сорауны хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл итү кирәклеген җиткерде.
Соңыннан сөйләнгәннәр буенча нәтиҗә ясалды. Киләчәгебез якты булсын өчен җиң сызганып эшләргә дә эшләргә кирәк икәнлеге тагын бер кат күренде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: