Бөгелмә авазы

Киндер белән мәк – безнең дошман

Россиякүләм "Мәк-2014" оператив-профилактика операциясе башланганнан алып, нибары бер ай эчендә Татарстан наркополицейскийлары тарафыннан составында наркотик матдәләр булган 4,5 тонна үсемлек юк ителде. Алар биләгән мәйдан 2 гектардан артып китә иде. Кыргый киндер кишәрлекләре Әлмәт, Бөгелмә, Балык Бистәсе, Яшел Үзән районнары территорияләрендә ачыкланды.

Альбина БАКУНИНА,
Россия ФСКН ТР идарәсе
матбугат хезмәткәре.
Тыелган үсемлек үсә торган иң зур чыганак Әлмәт районында ачыкланды. Ташландык участокта, барлыгы 20 мең квадрат метр мәйданны биләп торган "кыргый" киндер наркоконтроль хезмәткәрләре күрсәтмәсе белән авыл җирлеге хакимияте тарафыннан юк ителде - барлыгы 3 тоннадан артык үлән яндырылды. Шул ук район территориясендәге икенче бер чыганакта җыеп яндырылган киндер 600 килограмм чамасы булды.
Составында наркотиклар булган үсемлекләрне ачыклауда җирле халыкның ярдәме зур. Уяу гражданнар законсыз чәчүлекләр турында "Ышаныч телефоннары" аша наркоконтроль идарәсенә, яисә район полиция бү-легенә хәбәр итәләр. Бөгелмә районында, мәсәлән, "Ышаныч телефоны"-на ташландык бина янында билгесез бер кешенең ниндидер үлән җыеп йөрүе турында шылтыратып әйтәләр. Урынга барган оператив хезмәткәрләр
31 яшьлек ир кешене "кулыннан тоталар". Аның марихуана тутырылган 2 капчыгы да була. Беркайда да эшләмәүче бу ир-егет элек урлашкан өчен хөкем ителгән булган, үзе токсикоман икән. Наркотик матдәләрне зур күләмдә саклаган өчен аңа карата җинаять эше ачылды, хәзер 10 елга ирегеннән мәхрүм итү куркынычы яный.
Наркотиклы үсемлекләргә каршы көрәштә җирле үзидарәләр башлыклары, авыл хуҗалыклары кооперативлары һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре зур роль уйный. Наркотиклы кыргый үләннәрне юк итү чараларын күрмәгән очракта, закон ниге-зендә, җир хуҗаларына 300 мең сумга кадәр штраф салу да каралган.
"Мәк" операциясе кысаларында наркополицейскийлар халык арасында аңлату эшләре дә алып баралар; наркотиклы үсемлекләр үстергән өчен җавап тотарга туры киләчәген төшендерәләр. Ә андый үсемлекләр үстергән өчен законда 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Хөрмәтле якташлар! Законсыз төстә наркотиклы үсемлекләр үстерү, сату, саклау белән шөгыльләнү фактлары турында ни дә булса беләсез икән, "Ышаныч телефоннары" аша хәбәр итә аласыз. Наркоконтроль идарәсенеке - (843)273-43-45, Бөгелмәдәгесе - 4-22-50.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: