Бөгелмә авазы

Кимсеттермик телебезне!

Атналар, айлар сизелмичә үтәләр дә үтәләр. Әнә инде 2013 елның да ахыры якынлашып килә. 2014 ел - Ат елын каршыларга да аз гына вакыт калып бара икән. Җир-су сөйрәлүчесе Елан елы, ничек кенә булмасын, барыбер чагыштырмача матур узды дип әйтергә була, минемчә. Җәй көне башкалабыз Казанда, шаулатып-гөрләтеп, дөнья күләмендә үткәрелгән...

Реклама

Шул җәһәттән "Бөгелмә авазы" газетасын да күз уңыннан ычкындырмыйк әле, мөхтәрәм җәмәгать. Укыйк һәм язылыйк без аңа. Шәһәребездә чыгып
килүче, зур авырлыклар белән үзенә юл ярган бердәнбер татар басмасының югалуына һич кенә юл куярга ярамый. Барыбызга да билгеле, татар мәдәниятен, халкыбызның борынгы мирасын, бик күп халыкларны телле иткән татар теленә нинди мөнәсәбәт җәмгыятебездә?
Тел байлыгы, ана теле барлык матди байлыклардан кадерлерәк бит ул. Телебезне, тарихыбызны, мирасыбызны һәм үзебезне дә кимсетмәскә кирәк. Бу өлкәдә бик тә уңышлы эшләүче "Бөгелмә авазы"на язылу хәстәрен күрик әле, милләттәшләрем. Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга диләр. Тәүбә-тәүбә, сукыраймыйк, төрле коткыларга бирелмик, "Ник кирәк ул татар теле?" - дип әйтүчеләргә дә үзебезнең саллы җавабыбызны шушы газетага язылып әйтик. Егетлегебезне шул рәвешле күрсәтик әйдә.
Әлфинә КӘРИМОВА,
мәгариф ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: