Бөгелмә авазы

Кимсетелгән тел түгел!

Гёте: "Үзенең туган телен белмәгән кеше чын мәгънәсендә шәхес була алмый". Яңа уку елы башланыр алдыннан, Арчада узган укытучыларның август конференциясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада татар телен укыту яки укытмау турындагы сөйләшүләргә нокта куярга чакырды. Татар теленә кимсетелгән телгә караган кебек карарга кирәкмәгәнлеген ассызыклап: "Тел кирәк, тел кирәкми дип...

Гёте: "Үзенең туган телен белмәгән кеше чын мәгънәсендә шәхес була алмый".

Реклама

Яңа уку елы башланыр алдыннан, Арчада узган укытучыларның август конференциясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада татар телен укыту яки укытмау турындагы сөйләшүләргә нокта куярга чакырды.
Татар теленә кимсетелгән телгә караган кебек карарга кирәкмәгәнлеген ассызыклап: "Тел кирәк, тел кирәкми дип гәп куертып утырасы түгел. Кайсы тел дә кирәк, әгәр мин тагын ике-өч тел белсәм, начармыни?! "Татар теле кирәк, кирәк түгел имеш" - бу нинди ахмак-лык тагын. Әлбәттә, кирәк!
Бала балалар бакчасында, мәктәптә булганда бөтен телләрне өйрәнергә тиеш. Рус, татар, инглиз, әгәр мөмкин икән - кытай, испан телен дә. Бу нинди сөйләшүләр тагын? Ул бит баланың белемлелеге, аның көндәшлеккә әзер булуы дигән сүз. Әйтерсең лә, татар теле - ниндидер кимсетелгән тел. Без Татарстанда яшибез.
Әлбәттә, татар теле киләчәктә кирәк булачак. Бала төрле илләргә бара, башка телләрне өйрәнгәндә, татар теле аңа нигез булып тора ала. Шуның өчен өстәмә рәвештә, ата-ана теләге белән, татар яки рус теле дәресләре укытылу сорала икән, күпме сәгать кирәксә, шулкадәр биреләчәк.
Чуваш, мари, мордва, удмурт телләренә, алар өчен белгечләр әзерләүгә дә игътибар итәргә тиешбез. Без Татарстан мисалында милли телләргә нинди мөнәсәбәт булырга тиешлеген күрсәтергә тиеш. Телне уку кирәк яки кирәкмәү турында нинди сөйләшүләр бу? Ул бит халыклар, мәдәниятләр дигән сүз. Әгәр дә телне югалтсак, аннары барысы да югалачак", - диде ТР Президенты.
Әлеге фикерне ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов дәвам итте. "Бүгенге көнгә Татарстанда татар телендә укыта торган 854 мәктәп бар. Әмма, инде ничә еллар тәнкыйтьләнүгә дә карамастан, бүген алты район үзәгендә татар мәктәбе генә түгел, татар телендә укыту сыйныфлары да булдырылмаган. Әгерҗе, Аксубай, Балтач, Югары Ослан, Лаеш һәм Спас район үзәкләре - шундыйлардан. Бу - бик зур хата.
Мәктәпләребездә рус телендә генә укытуны Бердәм дәүләт имтиханнарының рус телендә булуына сылтау; телне саклау гаилә учагында гына булырга тиеш дип карау тамырдан дөрес түгел! Ни өчен милли мәктәп төшенчәсе кимчелекле мәктәп синонимына ия булырга тиеш? Ана теле ул - кешенең үзен саклап калу, яшәтү чарасы, кешенең умыртка баганасы.
Хөрмәтле район һәм шәһәр башлыклары, бу мәсьәләнең уңай хәл ителүе, нигездә, сездән тора бит!" - дип мө-рәҗәгать итте министр.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: