Бөгелмә авазы

Кичәге тоткыннар, бүген ничек яши?

Кичәге тоткыннар, бүген ничек яши? Алар һәрвакыт – хокук сакчыларының күз уңында. Атнага бер булса да, кайчандыр закон бозган гражданнарны махсус комиссия тикшереп, аңлатмалы сөйләшүләр уздырып чыга.

Комиссия составына полиция участок уполномоченные, башкарма комитетның административ-техник комиссиясе һәм халык дружинасы әгъзалары керә.  Бу юлы тикшерү Югары бистәдә урнашкан 22-23нче номерлы участокта (ул шулай ук 9нчы номерлы тәртип саклау җәмәгатьчелек пункты) исәптә торучыларга кунакка кереп чыктылар. 
Административ-техник комиссия әгъзалары һәм халык дружинасы вәкилләре участковыйларның ярдәмчеләре. Алар һәр җәмәгатьчелек пунктында эшли һәм халыкның тәртип саклавын, закон бозмавын шулай ук контрольдә тота. Исемлектә кичәге тоткыннар гына түгел, ә имин булмаган гаиләләр, законсыз спиртлы эчемлекләр җитештерүче йортлар, эчемлек һәм наркотик матдәләр кулланучылар да керә. 

  • Административ-техник комиссия әгъзалары законсыз спиртлы эчемлекләр җитештерү, наркопритоннарны ачыклау эшендә зур өлеш кертәләр. Алар полиция хезмәткәрләре түгел, ә гади халык киеменнән, шуңа күрә халык белән элемтәгә керү, аларда ышаныч тудыру мөмкинлекләре зур. Билгеле булган мәгълүматны комиссия әгъзалары участковыйларга җиткерә, шуннан соң инде алар үз компетенциясендә булган гамәлләр кыла, – дип аңлатма бирде Рамиль Сабитов – Бөгелмә районы башкарма комитетының административ-техник инспекциясе бүлеге начальнигы.
  • Профилактик учетта торучы гражданнар белән даими әңгәмәләр уздыру һәм контрольдә тоту бик кирәкле чара. Аларның торган урыннарына барып ничек яшәүләрен карыйбыз, аралашу даирәләрен тикшерәбез. Әлеге чаралар бер тапкыр хокук бозган гражданнарның шул гамәлләрне яңадан кабатламауларын булдырмый калуга ярдәм итә дип ышанып калабыз, – дип белдерде 22-23нче номерлы участок участковые Илдар Садыйков.

Әлеге чараларның төп максаты торак секторда тәртип бозуларны булдырмый калу. Коммиссия рейдлары халык белән полиция арасындагы элемтәне ныгыта.

Оксана Гайсина фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: