Хәтер һәм кайгы көне

1941 елның 22 июне - Хәтер һәм кайгы көне - Бөек Ватан сугышы башланган көн.
22 июньдә таңда, сугыш игълан итмичә генә, фашист Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итте. Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итте. Бу канкойгыч сугышта СССР 27 миллионга якын кешесен югалтты, әмма җиңеп чыга алды.
Бөек Ватан сугышында совет халкы Европа халыкларын фашист илбасарлары хакимлегеннән азат итүгә һәм гитлерчыларны тар-мар итүгә хәлиткеч көч куйды. 1945 елның 8 маенда фашист Германиясе һәм аның хәрби көчләренең берсүзсез капитуляциясе турында Актка кул куелды.
Элекке Советлар Союзы илләрендә 22 июньдә дәүләт флаглары эленә һәм сугыш чоры фаҗигасе, аның корбаннары искә алына. Бу көнне һәйкәлләргә һәм мемориалларга чәчәкләр салына, Хәтер һәм кайгы көне чаралары уздырыла. Россия, Украина, Белоруссия халкы Бөек Ватан сугышында Туган ил азатлыгы өчен көрәшкән ватандашларын, туганнарын һәм якыннарын искә ала.
Бүген муниципалитет һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митингка җыелды. Алар "Мәңгелек дан" мемориалына һәм Советлар Союзы геройлары бюстына чәчәкләр салдылар.
bugulma.tatar.ru
Альбина Акимова фотосы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 ноябрь 2021 - 09:33«СалаваTik»лар "Чыршы" җырын башкарды Яңа җырны Youtube каналында тыңлап була.1588700
-
10 ноябрь 2021 - 10:31«Яңарыш» үзәге тернәкләнүчеләренә электр токының каян алынуы турында сөйләделәр Мавыктыргыч сәяхәт практик эш белән тәмамланды: балалар келәмгә чумарга, скатерьны йомшартырга булышты.1682800
-
9 ноябрь 2021 - 17:52Бөгелмә районында «Ватан данына» дигән мәгълүмат сәгате узды Прогресс клубы хезмәткәрләре Рус һәм татар халкының милли киемнәре турында сөйләделәр.450500
-
9 ноябрь 2021 - 14:22Бөгелмәдә юлларны һәм тротуарларны бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртү бара Эшләрне «Бөгелмә-Сервис» подрядчы оешмасы башкара.459400
-
28 июнь 2021 - 15:19Бөгелмәдә тимер юл кичүләрендә куркынычсызлык көне узды
-
28 июнь 2021 - 10:15Бөгелмәлеләргә "Нива" ачкычы тапшырылды"
-
28 июнь 2021 - 10:15Бөгелмәле "Нива" бүләк иткән өчен рәхмәт белдерде
-
10 ноябрь 2021 - 12:06Армия кыр кухнясы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә эшлиячәкЯрминкә 8.00 сәгатьтә башлана.2441100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика