Бөгелмә авазы

Кәгазь барысын да күтәрә

Россиядә ике бәла бар - җүләрләр һәм юллар. Моннан ничә гасыр элек әйтелгән бу канатлы сүзтезмә бүген дә актуальлеген җуймаган. Соңгы 20 елдан артык гомерем Карл Маркс урамы буйлап йөреп узды дисәм, ялгыш булмас, эшкә йөрим чөнки шушы урамнан. Андагы юлның аламалыгы турында газета битләрендә элек-электән системалы төстә язмалар күренеп...

Әлфия МОСТАФИНА.
Без, ягъни "Бөгелмә авазы" газетасы коллективы "Бугульминская газета" белән һәрчак күршеләр булып, дус яшәдек. Бер-беребездәге язмалардан хәбәр-дарбыз. Шулай бервакыт рус газетасының 26 апрель санында кечкенә генә язмага күзем төште. Эчке эшләр министрлыгы җирле ветераннар советы рәисе В. Паршин типография тирәсендә чокырга тап булып, машинасына зур зыян килүе турында яза. Укыдым да оныттым бу турыда, чөнки юньле җавап булмасына ышанычым зур иде. Ә юк, шушы ук газетаның 7 июнь санында җавап басылып чыкты бит. "Дорремстрой" җәмгыяте директоры И. Бакиров болай дип җавап биргән: "Ямочный ремонт на улице К. Маркса будет произведен до 15 июня 2013 года".
Бер-ике көн үтүгә, редакция янындагы автор күрсәткән теге каһәр суккан чокырны ямап киттеләр. Тиз эшләгәннәр бит, рәхмәт әйтергә кирәк, диярсез. Ә бит мине гаҗәпләндергәне бөтенләй икенче нәрсә булды: В. Паршин типография янындагы чокыр турында яза, "Дорремстрой" җитәкчесе Карл Маркс урамындагы чокырларны төзәтү эшен 15 июньгә кадәр башкарып чыгачакларына ышандыра. Аерманы сизәсезме: 3 - 4 метр киңлектәге чокыр һәм шактый озын урам. Бер чокырны ямадылар да, урамда ремонт эше тәмамланды дип, отчет бирделәр булып чыга түгелме?
Өметне өзмәдек, карап торып алдамаслар, җәй үткәнче ямарлар әле дип көттек-көтүен. Беренче кар төште, кар-бураннары белән тиздән кыш килер. Җавапның соңында "2013 ел" дигән сан тормаса, ярар, димәк, икенче елга ямарлар әле дип ышанып көтәр идек тә, юк шул, юк!
Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, җитәкчеләргә бер сорау бирәсем килә: эшләнгән һәм башкарылмаган эшләргә контрольлек итүче орган бармы бездә?

Сүз соңында. Чокыр-чакырлы юлларның машина хуҗаларын һәм, тротуарлар булмау сә-бәпле, шул юлларда йөрүче җәяүлеләрне нинди куркыныч астына куйганы турында бәян итеп тормадым. Анысы - икенче язмаларда.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: