Бөгелмә авазы

Кеше китә, эзе кала

"Клуб мөдиребез Рәшидә апаның болай дип әйткәне хәтердә: "Аларның Дамир Асыловлары бар шул, берүзе сәхнә тотарлык. Театр уйнаганда, аңардан уздыручы юк, ул җырлавы, ул биюе дисеңме!" Тора-бара Дамир Асылов дигән кешене үземә дә сәхнәдә күрергә туры килде, мөдиребезнең бер дә арттырмаган икәнлегенә ышандым." Әлеге сүзләр Дамир Асыловның "Җир маеның бар...

"Клуб мөдиребез Рәшидә апаның болай дип әйткәне хәтердә: "Аларның Дамир Асыловлары бар шул, берүзе сәхнә тотарлык. Театр уйнаганда, аңардан уздыручы юк, ул җырлавы, ул биюе дисеңме!" Тора-бара Дамир Асылов дигән кешене үземә дә сәхнәдә күрергә туры килде, мөдиребезнең бер дә арттырмаган икәнлегенә ышандым."

Әлеге сүзләр Дамир Асыловның "Җир маеның бар җае" дип аталган китабына язылган кереш сүзеннән өзек. Аның авторы Ирек Бәдретдинов. Әйе, Дамир Асыловны туган ягы Азнакай районы Сәпәй авылында аны артист буларак хәтерлиләр, ә бездә, Бөгелмә төбәге халкы күңеленә ул - атаклы журналист буларак кереп калды. "Кем ул Дамир Асылов?" - дигән сорау тумагандыр газета укучыларыбызда. Ләкин шулай да, аңлатма биреп китәргә кирәктер. Кыска гына әйткәндә ул - талант иясе. Җырчы, биюче, артист, сүз остасы, нефтьче һәм журналист!

Дамир Асылов - аны белгән кешеләр күңелендә онытылмаслык хатирә калдырган зат. Моңа без Сәпәй авылында кунакта булганда аңладык. Аны искә алу кичәсен туган көне уңаеннан оештырганнар (исән булса, 80 яшь тулыр иде). Авыл мәдәният йортына бары аның иң якын кардәшләре, туган-тумачалары, каләмдәшләре һәм сәхнәдәшләре җыелды.

Өч сәгать сизелми дә үтеп китте. Килгән кунакларның һәркайсының Дамир Асыловка бәйле хатирәләре белән уртаклашасы килгән иде.

"Бөгелмә авазы" газетасы хезмәткәрләре дә бу кичәдән читтә кала алмады. Чөнки Дамир Сәетгәрәй улының безнең район газетасына керткән өлеше исәпләп бетергесез. "Ленин байрагы" дубляж газетасының исемен алыштырган вакытта ул да үз сүзен әйтми калмаган. Газетага алар Мәхтүм Мостафин белән бергәләп "Бөгелмә авазы" дигән исем биргәннәр. Соңрак ул үзе дә бу газетаның штаттагы хезмәткәре була. Редакция стеналары әле дә аның рухын саклый кебек.

Ләйсән Бикбулатова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: