Бөгелмә авазы

Кеше булып калыйк!

Инде хәбәр ителгәнчә, 2012 елның 1 апреленнән 1 июньгә кадәр Татарстан Республикасы территориясен кышкы чүп-чардан арындыру, экологик хәлне яхшырту ике айлыгы уздырыла. Ике айлыкның максаты - тирә-юнь мохитнең санитар торышына киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, халыкта табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.


Әлфия МОСТАФИНА.
5 апрель көнне узган чираттагы видеокиңәшмәдә бу проблема көн кадагындагы мәсьәлә буларак күтәрелде. Премьер-министр Илдар Халиков бигрәк тә санкцияләнмәгән чүплекләргә каршы көрәшне кискенләштерүнең бүген иң беренчел бурыч икәнлеген кат-кат әйтте. "Төзелеш калдыкларын, төрле чүп-чарны тиешсез урынга ташлаган затларны ачыкларга һәм андыйларга карата катгый административ җәза кулланырга кирәк", - диде ул.

Киңәшмә барышында республиканың бу чарага мөнәсәбәте булган барлык министрлык һәм ведомстволар җитәкче-белгечләренең чыгышлары тыңланды. Аларның һәрберсе ике айлык дәвамында республика территориясен санитар чистарту буенча башкарылачак эшләр планы белән таныштырды. Мәсәлән, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров узган елда "Татмедиа" агентлыгы белән берлектә уздырылган "Кешеләр булып калыйк!" акциясенең уңай якларын күрсәтеп, аның быел да дәвам иттереләчәген әйтте. Ә Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкиле игътибарны урманнардагы янгын куркынычсызлыгына юнәлтте. Ул шулай ук ике айлык барышында илкүләм уздырылачак "Татарстанның чиста урманнары" акциясендә катнашачаклары турында хәбәр итте.

Киңәшмә соңында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов башкарма комитет җитәкчелегенә барлык оешма-предприятиеләргә беркетелгән белгечләрнең исемлеген тагын бер кат карап чыгарга кирәклеген искәртте. "Милекчелекнең барлык формалары предприятиеләре үзләренә беркетелгән территорияне чистарту эшен күңел биреп башкарырга тиешләр, - диде ул. - Аңлыйм, бу һәммәгез өчен өстәмә мәшәкать булса да, шәһәребезне чистартуга һәркем үз өлешен кертергә бурычлы икәнен онытмагыз".

Халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Татьяна Купче исә ике айлык дәвамында, шәхси йортларда ялгыз яшәүче өлкәннәрне ачыклап, алар яшәгән йорт тирәләрен санитар чистартуда волонтерлык ярдәме күрсәтеләчәген әйтте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: