Бөгелмә авазы

Кер сабыны - сәламәтлек сагында

Кер сабыны төрле авыру һәм ялкынсынулардан коткара - Грипп һәм томаудан котылу өчен, борынны кер сабыны эремәсе белән юалар. - Эт тешләсә, ярага инфекция эләкмәсен өчен, җәрәхәттән канны агызып, кер сабыны эремәсендә тотылган марля белән бәйләп куялар. - Гөмбәчек авыруларына каршы да көрәшә. Моның өчен зарарланган урыннарны щеткага кер сабыны...

Кер сабыны төрле авыру һәм ялкынсынулардан коткара

- Грипп һәм томаудан котылу өчен, борынны кер сабыны эремәсе белән юалар.

- Эт тешләсә, ярага инфекция эләкмәсен өчен, җәрәхәттән канны агызып, кер сабыны эремәсендә тотылган марля белән бәйләп куялар.

- Гөмбәчек авыруларына каршы да көрәшә. Моның өчен зарарланган урыннарны щеткага кер сабыны тидереп юарга да, соңыннан тирене йод белән эшкәртергә кирәк.

- Тәнегез җиңелчә пешсә, кызаруны алу өчен, шул җирне кер сабыны белән ышкып куярга була.

- Депиляциядән соң да тән кызармасын өчен, кер сабыны сөртеп куялар.

- Яңа теш щеткасына кичтән кер сабыны сөртеп калдырсагыз, иртәнгә ул дезинфекцияләнгән була.

- Бәрелгән урынны кер сабыны белән ышкысагыз, караянмас.

- Чәчләрегез көчле булсын өчен, айга бер тапкыр кер сабыны белән юыгыз, соңыннан уксус яки лимон согы кушылган су белән чайкагыз.

http://akcharlak.com/article/ker-sabyny-s-lam-tlek-sagynda/

 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: