Бөгелмә авазы

Кем тапкан, шул үстерсен!

Күп балалы әти-әниләр эш урыныннан бирелүче түләүле ялга үзләре теләгән вакытта китә алачак. Россия Дәүләт Думасында әнә шундый эчтәлектәге канун проектын беренче укылышта хуплаганнар. Ул арада белгечләр үткәргән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бүген илдә яшәүче күп балалы гаиләләрнең яртысыннан да күбрәге үзләренә тиешле ярдәм чаралары турында белми. Кануннар кем өчен языл

Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты җитәкчесе Тамара Плетнева сүзләренә караганда, бүген илдә өч һәм аннан да күбрәк малай-кыз үстерүче гаиләләр саны 1,5 миллионнан артып китә. Алар арасында 1 миллион 233 гаиләдә – өч, 232 мең гаиләдә – дүрт, 95 мең­нән артыгында исә аннан да күбрәк бала тәрбияләнә. Канун проектын тәкъдим итүчеләр фикеренчә, яңа­лык хуплау тапкан очракта, өлкән­нәр гаиләсе белән күбрәк вакытын бергә үткәрә алачак. Димәк, әти-әниләр тәрбия мәсьәләсенә тагын да игътибарлырак булачак, дигән­нәр. Менә шундый ял! Дөрес, итәк тутырып бала тәрбияләүче теләсә кем үзе теләгән вакытта ялга китә алмаячак. Сүз унике яшькә кадәр өч һәм аннан да күбрәк малай-кыз үстерүчеләр турында бара. Ул гына түгел, бала күбрәк булган саен, чыгымнар да арта. Димәк, күбрәк эшләргә кирәк, ял кыйгысымыни?

 Ничек кенә булмасын, түрәләр әйтте. Ә ишле гаиләләр ишеттеме? Россия Иҗтимагый палатасы үт­кәргән соңгы тикшерү нәтиҗәлә­реннән күренгәнчә, илдә яшәүче күп балалы гаиләләрнең яртысыннан да күбрәге үзләренә тиешле социаль ярдәм чаралары турында тәгаен белми. Мәсәлән, респондент­ларның өчтән бере айга бер тапкыр музей һәм күр­гәзмәләргә түләүсез йөрү мөмкинлеге турында ишетмә­гән. Ишле гаиләләр­нең һәр бишен­чесендә укырга кергән баланы мәк­тәп формасы белән тәэмин итәргә тиеш булулары турында белмиләр.

Сораштыруда катнашучылар­ның яртысы ул-кызлары мәктәптә бушлай туклануын әйткән. Респон­дентларның өчтән бере җәмәгать транспортында акча түләми. Алты яшькә кадәр балага бушлай дару алу хокукыннан илдәге ишле гаилә­ләрнең 15 проценты файдалана. Белгечләр, социаль ярдәм чаралары ни өчен кәгазьдә генә кала, дигән сорауга да җавап табарга тырышкан. Әйтүләренә караганда, халык арасында аңлату эшләре җитми. Белмәгәч, ярдәм дә сорамыйлар. Икенче як та гариза язарга тәкъдим итәргә ашкынып тормый.

Тикшерү барышында ачыкланганча, ишле гаиләләр, барыннан да бигрәк, балалар бакчасында урын белән чиратсыз тәэмин итү, коммуналь түләүләргә бәйле ташлама кебек ярдәм чаралары сыйфатыннан канәгать. Аларны күбрәк дару белән тәэмин итү мәсьәләсе борчый. Тиешле җир кишәрлеген ала алмыйча интегәбез, дип зарланучылар да шактый. Иҗтимагый палатада исә күп балалы гаиләләр өчен махсус җыентык әзерләргә киңәш иткән­нәр. Бу эшне һәр төбәкнең үзендә башкарырга кирәк, дип тә әйт­кәннәр.

Башкалада яшәүче күп балалы әни Гөлназ Гыйләҗева үзләре файдалана торган социаль ярдәм чараларын бик тиз санап чыкты. “Коммуналь түләүләр өчен 30 процент ташлама каралган. Балалар бакчасы өчен түләүнең яртысын кире кайтаралар. Алты яшьтән кечкенәрәк ике сабыйның һәр­кайсына даруга ай саен 125 сум түлиләр. Әлеге сумма әле кайчан гына 111 сумны тәшкил итә иде, артты әнә. Сигез яшь тулгач, улыма җәмәгать транспортында йө­рер­гә “проездной” биргәннәр иде, тик уку йортыннан киткәч, аны­сын кире алдылар”, – ди Гөл­наз. Бәлки, җир бирерләр әле, дип тә өстәде. Казанда ишле гаилә­ләргә тиешле җир кишәрлеген бишәр ел буе көтәргә туры килә, ди.

“Кызым беренче сыйныфка укырга кергәндә, күп балалы гаилә буларак, мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букча бирделәр. Әле аның өчен дә ярты ел алдан социаль яклау бүлегенә барып, үзем гариза яздым. Бу хакта мәгълүмат җит­керүче, аңлатучы булмады. Күрше­ләр аша гына белдек.  “Ник алдан кисәт­мисез?” – дип әйткәч, социаль яклау бүлегендә: “Кануннарны кем өчен язалар соң, укыгыз”, – дип кенә җавап кайтардылар”, – ди Яшел Үзәндә яшәүче Альбина Дорофеева. Социаль челтәр­ләрнең берсендә күп балалылар өчен төрле ташламалар һәм ак­цияләр турында да хәбәр итеп торалар. Мәсәлән, ишле гаи­ләләргә Казан зоопаркына билет бәясе очсызрак икән. Башкаладагы берни­чә кинотеатрда да ташлама ясыйлар, дип язганнар. Кыскасы, тырышып эзләсәң, табып була.

Күп бала тәрбияләүче әти-әниләрнең кайбер хокуклары:

– ТКХ түләүләренә 30 процент ташлама;
– Табиб рецепты буенча, алты яше тулмаган балага бушлай дарулар бирү;
– Баланы бакчада урын белән чиратсыз тәэмин итү;
– Балалар бакчасы, мәктәп, училищеда туклану өчен субсидия;
– Бушлай мәктәп формасы бе­лән тәэмин итү;
– Мәдәни чараларны карау өчен ташлама.

http://www.vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: