Бөгелмә авазы

Күңелне күтәрделәр

Редакция хезмәткәрләре, бүгенге язмамны почта элемтәсе хезмәткәрләренә багышларга булдым әле.

Беркөнне шулай, Бөгелмәдән почта килгәнче өлгерим дип, үзебезнең почта бүлегенә киттем. Барып кергәч, гаҗәпләнүемне күрсәгез: өстәлләргә ак ашъяулык япканнар, өстендә кукраеп самавыр утыра, андагы сый-нигъмәт! Кая эләктем соң мин дип соравыма, шундагы кызлар: "Бүген чәй көне, сыйламыйча җибәрмибез", - диләр. Шушы яшемә җитеп, мондый бәйрәмнең барлыгын белми идем әле. Матур итеп киенгән яшьләр һәр кергән кешене сыйлап, җылытып чыгардылар. Ихтирамыгыз, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт сезнең барыгызга да, кызлар.

Менә шушы вакыйгадан соң уйлап куйдым. Хәтерлисездер әле, элек безнең әниләр, өйгә берәр кеше керсә, танышмы-түгелме, иң беренче эш итеп, самавыр колагына тотыналар иде. Суы кайнап чыккач, иң кадерле кешеләргә генә дип саклап тоткан һинд чәе, булган бар сые белән кыстый-кыстый кунак итәрләр иде. Ә бит бүген самавыр куймыйбыз, чәйнеккә калдык. Чынаяк-лар да бетте, шәһәрдә бигрәк тә кунакка чәйне хәзер подаука белән бирәләр (Шөгер якларында зур савытны шулай атыйлар). Хуҗаның хәтере калмасын, бетерим дип, тырыша-тырыша "чөмерәсең" инде. "Бер дә эчәсем килми иде бит, чәй табыныннан гына тордым", - дип тә сөйләнәсең әле. Чыннан да, сыйланудан бигрәк, кеше бер күрешеп, сөйләшеп утырырга, хәл-әхвәл сорашырга килә бит.

Ә менә почта элемтәсе кызлары ул көнне шатландырдылар карабашларны. Һәрвакыт шулай шат күңелле, ачык йөзле, тәмле телле булып калыгыз. Яңа ел барыгызга да бәхет-шатлыклар алып килсен, авыр, әмма бик тә кирәкле эшегездә һәрчак уңышлар юлдаш булсын.
Яңа ел килә йортларга,
Бәхетләр алып килсен.
Чыршы янын уратып алып,
Нәниләр шатланышсын.
Яңа елда - яңа хисләр,
Кабул булсын теләкләр,
Игелеге белән килсен,
Тыныч булсын дөньялар.
Иң изге теләкләр белән,

Мәрзия ЗАРИПОВА,
җәмәгатьчелек хәбәрчесе.
Карабаш бистәсе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: