Бөгелмә авазы

Кече Бөгелмәдә – Авыл көне

Традицион рәвештә инде 21 нче мәртәбә уздырыла торган бу бәйрәм уңаеннан авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Син дөньяга килгән җир" дип аталган махсус программа әзерләделәр. Фойеда түгәрәктә шөгыльләнүче балаларның кул хезмәтләреннән күргәзмә эшләде.

Марина РЫЖАКОВА,
Кече Бөгелмә авыл мәдәният йорты мөдире.
Бу кичәдә ярты гасыр бергә гомер иткән Вера һәм Дмитрий Косолаповлар, Сәрия һәм Рафаэль Галимовлар; көмеш туйларын билгеләп үтүче Ирина һәм Олег Жариновлар, Татьяна һәм Виктор Макарчевлар, Ирина һәм Сергей Мокеевлар тәбрикләнде. Ә авылның иң өлкәннәре - мөхтәрәм затларыннан Елена Чуринага, Клавдия Григорьевага, шулай ук иң яшь гаилә - Наталья һәм Виктор Архиповлар белән иң нәни гражданин Артур Соколовка да аерым игътибар күрсәтелде.
Авыл территориясендә бюджет өлкәсендә эшләүчеләр дә игътибардан читтә калмады. Балалар бакчасы тәрбиячесе, Бөтенроссия конкурсында катнашып, призлы урыннар алган Ирина Петрованың эше билгеләп үтелде.
Мәктәп коллективы да зур үрләр яулый. Быел Кече Бөгелмә мәктәбе Татарстанның иң яхшы йөз мәктәбе исемлегенә керде, 44 нче урынны били. Монда, әлбәттә, директор Артур Гәрәев кул астында эшли торган коллективның хезмәт өлеше зур. Физик әзерлек педагогы Рафаэль Абдюков тырышлыгы нәтиҗәсендә быел балалар "аҗаган" хәрби-спорт уенында - I, "Идел буе аҗаганы" уенында IV урынны яуладылар, башка уңышлары да бар.
Яшьләр - авылның киләчәге. Алар-ның район футбол командалары арасында - I, "Авылдаш-Земляки" туристик слётында мактаулы II урын алулары барыбызны да сөендерде.
Мәдәният хезмәткәрләре зал тулып килгән тамашачының берсен дә игътибарсыз калдырмадылар: күмәкләп җырлаттылар, уеннар уйнаттылар, табышмаклар әйтештеләр. Үзешчән артистлар исә искиткеч күңелле концерт күрсәттеләр.
Авылдашлар өчен бу күркәм бәйрәм-не оештыруда депутатлар Рәис Шафиков, Мөнир Сәлимҗанов, Сергей Хлопцев, Венера Нуриеваларның ярдәме зур булды.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: