Бөгелмә авазы

Казандагы "Цифрлы алга китеш" бәйгесе Гиннессның рекордлар китабына кертелде

Бөтенроссия конкурсының финалы бер үк вакытта ярышучы ИТ-белгечләр саны буенча иң массакүләмлесе булды.

Казанда узган «Цифрлы алга китеш» Гиннессның рекордлар китабына кертелде. Бу хакта Гиннессның рекордлар Китабы судьясы Шейда Субаси «Цифрлы алга китеш» Бөтенроссия IT-конкурсы финалының ябылу тантанасында белдерде.

 

«Россия-мөмкинлекләр иле» иң массакүләм хакатон буенча Гиннессның дөнья рекордын куйды", - дип белдерде ул.

Шуннан соң судья «Россия — мөмкинлекләр иле» генераль директоры Алексей Комиссаровка Гиннесс рекордын билгеләү турында сертификат тапшырды.

  • «Цифрлы алга китеш» конкурсы — «Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасының флагман проекты. Финал хакатон Европада иң зурысы булды һәм 3 меңнән артык кешене җыйды. Барлыгы 440 команда көч сынашты. 

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: