Бөгелмә авазы

Казанда 2017 елда 188 ишегалды территориясе төзекләндерелгән

230 мең квадрат метр чамасы мәйданлы башкала ишегаллары ремонтына 1 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. (Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). Казанда 2017 елда 230 мең квадрат метр чамасы мәйданлы 188 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. Бу максатларга 1 млрд сум акча бүлеп бирелгән, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы...

230 мең квадрат метр чамасы мәйданлы башкала ишегаллары ремонтына 1 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). Казанда 2017 елда 230 мең квадрат метр чамасы мәйданлы 188 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. Бу максатларга 1 млрд сум акча бүлеп бирелгән, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Моннан тыш, бер елда Казанның 50дән артык урамы ремонтланган. Төзекләндерү эшенә инвестиция 3,4 млрд сум тәшкил иткән.

Чаллының 26 урамында да 700 млн сумннан артык бәягә шундый эшләр башкарылган.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/03/155437/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: