Бөгелмә авазы

Казан – Оренбург юлының 20 нче километрында үткәрелгән “Тоннель” профилактик чарасы

Юлга чыксаң, каешыңны эләктереп чык! Татарстанның Лаеш районында "Тоннель" дип исемләнгән профилактик чара узды. ЮХИДИ хезмәткәрләре бер сәгать эчендә йөздән артык машина йөртүчене тикшерделәр. Машинада юл-транспорт вакыйгасына юлыгып, гомере өзелгән, яисә нык имгәнгән кешеләр арасында куркынычсызлык каешларын санга сукмаучылар саны шактый югары исәпләнә. Агымдагы елның 9 аенда республика юлларында теркәлгән...

Юлга чыксаң, каешыңны эләктереп чык!

Татарстанның Лаеш районында "Тоннель" дип исемләнгән профилактик чара узды. ЮХИДИ хезмәткәрләре бер сәгать эчендә йөздән артык машина йөртүчене тикшерделәр.

Машинада юл-транспорт вакыйгасына юлыгып, гомере өзелгән, яисә нык имгәнгән кешеләр арасында куркынычсызлык каешларын санга сукмаучылар саны шактый югары исәпләнә.

Агымдагы елның 9 аенда республика юлларында теркәлгән 86 юл һәлакәтендә 62 кешенең гомере өзелгән, 149ы имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган һәм болар барысы да - куркынычсызлык каешын эләктермәгән кешеләр. Ә бит машинада ул каешны эләктереп йөрү, юл һәлакәтенә тарыган очракта, шофёрның да, алгы утыргычта утырган пассажирның да үлем, яисә каты имгәнү ихтималын 50 процентка киметә.

Казан - Оренбург юлының 20 нче километрында үткәрелгән "Тоннель" профилактик чарасы да әлеге төр тәртип бозуланы һәм, әлбәттә, юл-транспорт вакыйгаларын профилактикалау иде.

Чара иртәнге 6да башланып китте һәм төп-төгәл 1 сәгать дәвам итте. Бу вакыт эчендә ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ инспекторлары 100дән артык машина йөртүчене тикшереп өлгерделәр.

Чара нәтиҗәләре буенча 18 шофёр юл йөрү кагыйдәләрен теге яки бу рәвешле бозганы өчен административ җавапка тартылды. Шулардан 8 һәвәскәр машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктерү кирәклеге турындагы таләпкә буйсынмаган иде.

Дәүләт автоинспекциясе исегезгә төшерә: мондый профилактик чаралар Татарстан Республикасы юлларында даими үткәрелеп тора. Ә "Юл йөрү кагыйдәләре" һәрвакытта тайпылышсыз төгәл үтәлергә тиеш.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: