Бөгелмә авазы

Кайда сез, тәртип сакчылары?

Сүзем янә шәһәребезнең 14 Шәһит урамындагы биш катлы, туксан фатирлы 29 нчы йорт ишегалды турында.

Ягсуп МОРТАЗИН,
хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.
Йортыбызга каршы якта сәүдә нокталары тезелеп киткән: "Араз" рестораны, азык-төлек кибете, мебель салоны, сыраханә. Җиһазларныкыннан кала, барысында да бик иркенләп исерткеч эчемлекләр саталар. Кичке уннан иртәнге унга кадәр спиртлы эчемлекләр сатуны тыю турындагы Хөкүмәт карары биредәге сәүдәгәрләргә һич тә кагылмый, ахрысы, төне буе шәһәребез-нең теләсә кайсы почмагыннан хәмер һәм
сыра алырга шушында киләләр.
Беркөн шулай иртән чүп түгәргә чыккач, үз күзләремә үзем ышанмый торам: алтынчы подъезд ишек төбендәге эскәмиядә исерек ир йоклап ята. Әстәгъфирулла, анадан тума шәрә үзе. Әллә үлгәнме соң бу дип, янына барып карадым бәдбәхетнең. Исән икән, ах-ух килеп, йокы симертә. Төне буе шешәдәшләре белән хәмер чөмергән, күрәмсең. Тирәсендә аунап ята торган эчемлек савытлары шул турыда сөйли.
Ресторанда әледән-әле булып тора торган күңел ачу кичәләре дә биредә яшәүчеләрнең тынычлыгын боза. Кайчагында төнге сәгать икегә чаклы җыр-музыка акырталар. Ачык тәрәзәләр аша кергән ачы шашлык төтене дә кәефләрне боза. Җәйге көндә тәрәзә ябып утырып та булмый бит инде.
Сыраханәдә сатучы кызларның, ишек төбенә чыгып, тәмәке көйрәтеп торулары да күркәм манзара түгел. Ни дисәң дә, янәшәдә генә бала-чага уйнап мәш килә.
Менә шундый һәм башка тәртипсез-лекләрне полициядә дә яхшы беләләр-дер, билгеле. Әлеге дә баягы, "битарафлык чире" чабуларыннан тартадыр аларның. Югыйсә, берәр төрле чара күрерләр иде. Бу турыда газетабыз элегрәк тә бер язган иде бит инде.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: