Бөгелмә авазы

Карабаш юбилейга әзерләнә

Карабаш бистәсе быел 60 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Моңа әзерлек инде башланган. Бәйрәм алдыннан Карабаш җирлегендә тирә-якны матурлау, рәтләү, төзекләндерү эшләре бара. Быел капиталь ремонт программасына Ленин урамындагы 3 йорт кергән. Август азагына кадәр алар төзекләндерелеп бетәргә тиеш. Шунлыктан подрядчы "Стройсервис" җәмгыяте эшне алдарак башлаган. Ашыккан ашка пешкән инде. 8...

Карабаш бистәсе быел 60 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Моңа әзерлек инде башланган. Бәйрәм алдыннан Карабаш җирлегендә тирә-якны матурлау, рәтләү, төзекләндерү эшләре бара. Быел капиталь ремонт программасына Ленин урамындагы 3 йорт кергән. Август азагына кадәр алар төзекләндерелеп бетәргә тиеш. Шунлыктан подрядчы "Стройсервис" җәмгыяте эшне алдарак башлаган. Ашыккан ашка пешкән инде. 8 нче йортның түбәсен алыштырган чор яңгырлы вакытка туры килеп, 4 фатирны су баскан.

- Квартирның түшәме ишелеп төшәргә тора, бөтен ьиёазны су басты, нишләргә дә белмибез, - ди Фәния Шәйхуллова.

Әлеге проблема турында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закировка да хәбәр иткәннәр. Шуңа күрә ул Карабашка килеп, әлеге йортта яшәүчеләр белән шәхсән танышты, һәр фатирга керде.

- Барысы өчен подрядчы оешма гаепле, җавапны да ул тота. Түбәне ясап бетергәч, фатирларыгызга ремонт ясар, - дип ышандырды ул халыкны.

Ремонт барган йортларда, түбәдән тыш, инженерлык коммуникацияләре, электр челтәре алыштырыла, фасадлар яңартыла.

Карабашның мәдәният йорты да капиталь ремонтта. Бу эшне "Татнефть" җәмгыяте ярдәме белән тормышка ашыралар. Моннан тыш, Карабаш мемориалы да төзекләндерү көтә. Аны да "Татнефть" җәмгыяте җитәкли.

Төзекләндерү эше Карабаш табиблар амбулаториясендә дә бара. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы быел бу максатка 20 миллион сум акча бүлеп биргән.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Карабаш аквапаркында да булды. Киләчәктә биредә дә реконструкция уздыру планлаштырыла.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Фотолар: http://bugulma-tat.ru/tt/the-news-tat/item/10096-karabash-bistәse-yubileyga-әzerlәnәfoto.html

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: