Бөгелмә авазы

Капиталь ремонт – мәчеләр өчен?..

Календарьны ачсаң, нинди генә көннәр, нинди генә даталар юк анда. Көн дә бәйрәм, көн дә туй дигәндәй, һәрбер аткан таң нинди дә булса бер вакыйгага багышлана.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.

Менә әле күптән түгел генә, 4 октябрь көнне Бөтендөнья хайваннарны яклау көне билгеләп үтелде. Безнең илдә әлеге вакыйга 1932 елда хәтта бәйрәм дип танылган булган, бүген дә билгеләп үтелә. Дөньяда исә хайваннарның хокукларын яклау белән 7 меңнән (!) артык оешма шөгыльләнә икән. Әлбәттә, дүрт аяклы, канатлы дусларыбыз һәм башка терек-лек ияләре яклауга мохтаҗдыр анысы, җир йөзендә күпме кансыз адәмнәр бар бит әле, алар тарафыннан җәбер-золымга дучар ителмәсен өчен тырышадыр инде ул оешмалар. Хуш. Әмма күп очракта менә шул тереклек ияләренең хуҗалары әйләнә-тирәдәгеләрнең хокукларын бозабыз дип, һич кенә дә уйламыйлар, ягъни этләр, мәчеләр мәнфәгате кешеләрнекенә караганда югарырак куела булып чыга. Эт-мәчеләре өчен кеше гомере белән дә исәпләшмәү мисалларын ишетеп, күреп торабыз...
Инде акрынлап кышка да кереп барабыз. Бәхетләре булып, капиталь ремонт программасына эләккән йортлар, анда яшәүчеләрне сөендереп, төзекләндерелде. Андый бәхет Нефтьчеләр урамындагы 75 нче йортта яшәүчеләргә дә тәтегән. Әйе, ике катлы, ике подъездлы йортта подрядчы оешма эшне намус белән башкарган: йорт ялт итеп балкып, әллә кайдан күренеп тора. Анда яшәүчеләргә куанып яшисе генә дә бит...
Шул уңайдан бер газетада чыккан кызыклы хәл искә килә: анда йорт ишекләренә түбәндәге эчтәлектәге "Игълан" ябыштырылганлыгы хәбәр ителә: "Хөрмәтле вә гыйззәтле кунакларыбыз! Әгәр сез безнең подъездга кунакка килгәнсез икән, башта кемгә килүегезне ачыклагыз һәм туп-туры аларга чылтыратыгыз. Биредә яшәүчеләр, әлбәттә, төн уртасы булуга карамастан, сезгә юлны өйрәтәчәкләр, әмма аңлашылмаучылыклар килеп чыкмасын өчен ничәнче катка һәм ничәнче фатирга килүегезне белеп торуыгыз хәерле.
Әгәр сез безнең подъездга кече йомышыгызны үтәр өчен генә сугылгансыз икән, үзегез белән түбәндәге нәрсәләр булырга тиеш: 1. Паспорт. 2 Кыйммәтле кул сәгате. 3. Кесә телефоны. 4. Подъездга ремонт ясату өчен акча. 5. Култык таяклары. 6. Йод. 7. Мамык. 8. Бинт. 9. Ярты капчык гипс. 10. Васыять.
Кадерле кунаклар! Исегездә тотыгыз: лампочкалы инвалид булганчы, лампочкасыз сәламәт кеше булуың яхшырак. Әгәр сезне лампочканы борып алып маташканда тотсалар, сезнең организмыгызда патронны алыштырырлык җир табып, лампочканы шунда борып куячаклар". Менә адәм балаларына шундый игълан, шундый мөгамәлә бездә.
Нефтьчеләр урамындагы 75 нче йортның 1 нче подъездында мондый игълан юк, булса да укый алмаслар иде аны песиләр. Инде әйткәнемчә, йорт матур итеп төзекләндерелгән, кергән төштә өр-яңа ишекләр куелган. Ләкин шул ишеккә нишләптер кирпеч кыстырып куйганнар. Бәй, бу ни галәмәт, гадәттә, ишекне ябык тоталар бит дип, ачып кереп карасам, анда песиләр рәхәтләнеп йоклап ята /рәсемдә/. Идәндә берничә савыт белән ашарларына куелган, ә подъездда - ис. Әйе, сез уйлаган хушбуй исе түгел инде, ә мәчеләрнең "кәкәйләре" исе - тормалы түгел. Икенче катка менеп киткәндә тәрәзә бар анысы, әмма ул ябык, чөнки бик биек куелган, анда буең җитәр димә... Биредә яшәүчеләр, нигездә, өлкән яшьтәгеләр. Әле бит бар кешегә песи ярамый да: күпләргә ул аллергия бирә. Һава җитмәү турында әйткән дә юк инде... Менә шундый мәче "фермасына" тап булдым мин.
Әлбәттә, бер "миһербанлы җан"ның дүрт аяклы дусларыбызга шундый мөнәсәбәт күрсәтүе, подъездда бөтен тирә-юньдәге ташландык мәчеләрне җыеп тәрбияләве бары тик мактауга гына лаек кебек тә, әмма биредә яшәүче гражданнар мәнфәгате турында ник уйланмый соң әлеге адәм? Бу бит үзеңнең терәлеп торган күршеләреңне санга сукмауның ачык мисалы, ләбаса. Шуңа күрә, тиешле органнар /идарәче компания, "ТКХ Департаменты", "Роспотребнад-
зор" хезмәткәрләре, кирәк булса, участок полициясе, ахыр чиктә, прокуратура вәкилләре/ мондый антисанитария-гә нокта куярлар, безгә шул турыда җавап бирерләр дигән ышанычта калабыз. Ләкин эт - эткә, эт - койрыкка булмасын иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: