Бөгелмә авазы

Капиталь ремонт өчен түләү

2017 елның 29 июлендә чыккан 257 нче Федераль Закон нигезендә РФ Торак кодексының 158 нче маддәсенең 3 нче өлешенә үзгәрешләр кертелде. Яңа закон буенча хәзер күпквартирлы йорттагы бүлмә (квартир) яңа милекче кулына күчкәндә, аның күпквартирлы йортлардагы капиталь ремонт чыгымнары өчен түләү йөкләмәсе дә яңа хуҗага күчә. Шул исәптән, элек бу...

2017 елның 29 июлендә чыккан 257 нче Федераль Закон нигезендә РФ Торак кодексының 158 нче маддәсенең 3 нче өлешенә үзгәрешләр кертелде.

Яңа закон буенча хәзер күпквартирлы йорттагы бүлмә (квартир) яңа милекче кулына күчкәндә, аның күпквартирлы йортлардагы капиталь ремонт чыгымнары өчен түләү йөкләмәсе дә яңа хуҗага күчә. Шул исәптән, элек бу бүлмәнең (квартирның) милекчесе Россия Федерациясе, Россия Федерациясе субъекты яки муниципаль берәмлек булмаган икән, капиталь ремонт өчен элекке хуҗа түләмәгән взнос бурычлары да күчә. Гавами берәмлекләр түләмәгән взнос бурычлары яңа хуҗага күчми.

Әлеге үзгәрешләр агымдагы елның 30 июленнән гамәлгә керде һәм ул 2013 елның 1 гыйнварыннан башлап барлыкка килгән барлык хокукый мөнәсәбәтләргә дә кагыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: