Бөгелмә авазы

КАН ТАМЫРЛАРЫ КИҢӘЙГӘНДӘ ҮЗ-ҮЗЕҢӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ

Аяктагы веналар (кара кан тамырлары) мускул тукымалары үтә. Мускуллар кыскарганда та­мырлардагы кан кысып чыгарыла. Димәк, мускуллар насос ролен үтәп, кан әйләнешенә ярдәм итә, канның тоткарлануын булдырмый, тамыр сте­наларын массажлый, чыныктыра. Шу­ңа күрә кан тамырлары киңәйгәндә мускулларны бер кыскарту, бер йом­шартуга юнәлдерелгән физик күне­гүләр ясарга кирәк. Бу - йөгерү, җәяү йөрү,...

Аяктагы веналар (кара кан тамырлары) мускул тукымалары үтә. Мускуллар кыскарганда та­мырлардагы кан кысып чыгарыла.

Димәк, мускуллар насос ролен үтәп, кан әйләнешенә ярдәм итә, канның тоткарлануын булдырмый, тамыр сте­наларын массажлый, чыныктыра. Шу­ңа күрә кан тамырлары киңәйгәндә мускулларны бер кыскарту, бер йом­шартуга юнәлдерелгән физик күне­гүләр ясарга кирәк. Бу - йөгерү, җәяү йөрү, чаңгыда, тимераякта шуу, велосипедта йөрү, йөзү дигән сүз. Ә менә бер урында озак басып торганда мускуллар киеренкеләнә, тамырларның кайбер өлеше артык кысыла һәм шул урыннан түбәндәрәк кан җыела. Нәти­җәдә, тамырларның аерым өлешләре киңәя, сыгылмалылыгын җуя, анда төеннәр барлыкка килә һәм бу кан әйләнешенең начарлануына китерә. Йөрү, йөгерүдән соң озакка тукта­лып калу аеруча зарарлы. Чөнки кан йөреше ешайган, тамырлар исә мус­куллар тарафыннан кысылган хәл­дә була. Тиз йөргәннән соң кинәт туктап калырга ярамый. Йөгереп ки­леп автобуска кергән очракта да, уты­рыр урын булмаса (утырган буыннар йомшара), 5-10 минут буена алмаш- тилмәш таптаныбрак басып торыгыз.
Эштән кайткач аякларыгызны юга­рырак күтәреп, ял иттерергә кирәк.
Ә кан йөреше тоткарланган оч­ракта үз-үзеңә ничек ярдәм итәргә соң? Түбәндә берничә күнегү төре тәкъдим итәбез. Алар һәммәсе чал­кан яткан килеш, аякларны өскә кү­тәргән хәлдә ясала:
1. Аяк табаннарын сәгать теле уңаена һәм сәгать теленә каршы юнәлештә әйләндерергә.
2. Аякларны тубыктан бөгәргә һәм турайтырга.
3. Тез буыннарын бөгеп, аякларны сәгать теле уңаена һәм сәгать теленә каршы юнәлештә әйләндергәләргә.
4. Тез һәм оча-бот буыннарын бөгәргә һәм турайтырга.
5. Аякларны туры тотып күтәрер­гә һәм төшерергә.
6. Велосипедта йөрү хәрәкәтләре ясарга.
һәр күнегүдән соң, аякларыгызны төшереп, ял итеп алыгыз. Күнегүне ничә тапкыр кабатлау үзегездән тора. Кыенлык сизгәндә күнегүләр ясауны туктатырга кирәк.
Академик А. Микулин үзенең «Ак­тивное долголетие» дигән китабында үзенчәлекле виброгимнастика күнегүе тәкъдим итә. Идәннән 1 см чамасы биеклектә аяк очларына күтәрелеп мускулларны кинәт йомшартыгыз да, бөтен тән авырлыгы белән үкчәләрне идәнгә бәрегез. Бу бәрелештән тамыр­лардагы кан гидродинамик импульс алачак һәм югарыга таба үрләячәк. Күнегүне, 30 күтәрелештән соң 5-10 секундлык тәнәфес ясап, ике тапкыр үткәрергә киңәш ителә. Күнегүне ашыкмыйча ясагыз, секундына бер тапкырдан да арттырмагыз.
Кайбер очракларда әлеге күнегү­ләрнең зыян китерүе дә ихтимал. Әгәр кан тамырларыгыз ялкынсын­са, яисә кызару, кайбер урыннарда тыгызлану, авырту барлыкка килсә, ягъни тромбофлебит башланса - те­ләсә нинди күнегүләрне дә туктаты­гыз һәм табибка мөрәҗәгать итегез. Тромбофлебит башланган очракта күп йөрү, йөгерү, физик күнегүләр һәм аеруча виброгимнастика белән шө­гыльләнүнең файдадан битәр зыянга китерүе мөмкин.

http://www.syuyumbike.ru/index.php

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: