Бөгелмә авазы

Җитәкчеләр – спортта

Татарстан районнарының муниципаль хезмәткәрләре ел саен бер-берсе белән спортта көч сынаша. Берничә айга сүзылган быелгы ярышлар төгәлләнгән. Бөгелмә муниципаль хезмәткәрләре җиденче урынны алган. Алдагы елларда да алар нәкъ шушы нәтиҗәне күрсәтә торган булган. Быел безнең әзерлек яхшы иде, ләкин берничә спорт төрендә катнашучы таба алмадык, чөнки быел уен кагыйдәләрен үзгәрткәннәр....

Татарстан районнарының муниципаль хезмәткәрләре ел саен бер-берсе белән спортта көч сынаша. Берничә айга сүзылган быелгы ярышлар төгәлләнгән. Бөгелмә муниципаль хезмәткәрләре җиденче урынны алган. Алдагы елларда да алар нәкъ шушы нәтиҗәне күрсәтә торган булган.

Быел безнең әзерлек яхшы иде, ләкин берничә спорт төрендә катнашучы таба алмадык, чөнки быел уен кагыйдәләрен үзгәрткәннәр. Бер хезмәткәр бары бер уен төрендә генә чыгыш ясый алды. Без нәтиҗәләр чыгардык, хәзер үзебезнең кимчелекләрне ачыклап, шулар өстендә эшли башлыйбыз, - дип белдерде Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илдар Тәхиатуллин.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: