Бөгелмә авазы

Иҗтимагый совет – эштә

20 июнь көнне хакимият бинасында Бөгелмә иҗтимагый советының чираттагы утырышы булып узды. Эшлекле сөйләшүгә муниципаль районда халыкка коммуналь хезмәтләр күрсәтүче идарәче компанияләр җитәкче-белгечләре чакырылган иде. Иң башлап, җәмәгать советы җитәкчесе Гөлирә Вәлиева утырышка килгән халыкны совет әгъзалары белән таныштырып чыкты.

Әлфия МОСТАФИНА.

Реклама

Утырышның көн тәртибенә мөһим мәсьәлә куелган иде: идарәче компанияләрнең халык белән ничек эшләве турында. Г.Вәлиева үз чыгышында шәһәр торак-коммуналь хуҗалыгы сферасына җентекле анализ ясап, халык арасында шушы мөһим проблеманы яктырткан ике төрле сорау алу оештырылуын бәян итте. Анкета сорауларына 400гә якын кеше җавап биргән. Мәсәлән, "Сез үзегезнең идарәче компания җитәкчесен күреп таныйсызмы?" дигән сорауга 70 процент кеше "Юк!" дип җавап биргән. Ә хезмәт күрсәтүнең сыйфатына шәһәр халкы 5 баллы системаның 2,65 баллын гына куйган. Җәмәгать советы җитәкче-се идарәче компанияләр эшчәнлеген өйрәнүнең Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов тәкъдиме белән үткәрелүен дә әйтеп узды.

Гомумән, утырыш җанлы һәм эшлек-ле үтте. Чөнки анда битарафлар булмады. Чыгыш ясаган һәркем әйткән сүзләрен дәлилләргә тырышты.
"Тамчы тама-тама ташны да тишә" дигән әйтем бар. Мәскәү дә тиз генә төзелмәгән. Төрле дәрәҗәдә менә шушындый очрашулар, сөйләшүләр булып торса, бер дә зыянга булмас. Андый очрашуларда кара-каршы сөйлә-шү барышында әйтелгән тәнкыйть фикерләрен "штык"ка алмыйча: "Миңа эшемдә ярдәм итәрлек фикер бит бу", - дип тә уйларга кирәктер бәлки. "Киңәшле эш таркалмас", - дигән бит безнең бабайлар. Шәхсән үзем булган ике җыелышны гына искә төшерәсем килә. Февраль аенда һәр идарәче компания депутатлар белән берлектә үз районы халкы алдында исәп-хисап тотты, халык белән сөйләште. Шуларның берсендә ("Спектр" җәмгыяте һәм шул округ депутатлары) очрашуда катнашучы җитәкчеләргә Алиш урамындагы 14 нче йорт ишегалдындагы юлларның чокыр-чакырлардан гына торуын һәм анда тиз арада ремонт кирәклеген җиткердем. Бүген биредә юлга капиталь ремонт ясала. Халык мәнфәгатьләрен истә тотып (бүгенге тормышны машинадан башка күз алдына да китереп булмый, шул сәбәпле, төшке аш вакытында һәм эштән соң фатирларына кайтучылар техниканы кая куярга белмиләр), бәлки әле машина кую өчен махсус урыннарны да арттырырлар дигән өмет бар.
Утырышта катнашкан җитәкче-бел-гечләр мондый очрашуларның зарурлыгын тирәнтен аңлап, өченче кварталда тагын очрашырга сүз биреп, таралыштылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: