Бөгелмә авазы

Иске яңа мунча

Шәһәребездә мунча мәсьәләсе бик кискен тора. Тәннәрен сихәтләндерергә теләүчеләрнең моң-зарларын урамда яки башка җәмәгать урыннарында еш ишетергә туры килә. Әйе, зарланырлык урын да бар шул, җәмәгать мунчалары шәһәребездә бары тик икәү генә.

Ләйсән Йосыпова.
Автор фотосы.
Аның беренчесе Радищев урамында урнашкан, ул хәзерге вакытта яхшы гына эшләп килә. Икенчесе - Герцен урамындагы мунча комплексы, бүгенгесе көндә анда реконструкция эшләре бара. "Барысын да ничек булган, шулай саклап калырга тырышабыз: ир-атлар, хатын-кызлар бүлеге. Элек 2 сауна бар иде, аларны бераз яңача җиһазландырачакбыз гына, мунча парын яратучы даими клиентлар кулай күрә торган утын белән ягылучы мичне дә калдырырга уйлыйбыз", - дип, уй-фикерләре белән уртаклашты мунча комплексының яңа җитәкчесе Тамара Муравьева. Шулай ук ветераннар, пенсионерлар һәм башка социаль яклаучысыз халык өчен каралган ташламалар да булачак.
Иске мунча белән чагыштырганда, шактый яңарышлар да күзәтеләчәк, билгеле. Юыну бүлекләрендә урын җитмәү сәбәпле барлыкка килгән даими чиратларны күздә тотып, чишенү-киенү урыннарын тарайту исәбенә, өстәмә юыну бүлмәләре булдырылачак. Бәлки, алар кызлар белән әниләре яки малайлар белән әтиләре өчен каралыр. Ял зоналары барлыкка киләчәк яки кием алыштыру урыныннан чыккан кешеләр бирегә кереп ял итеп утырырга, телевизор карарга, чәй эчәргә мөмкиннәр. Шулай ук чәчтараш, буфет, гардероб бүлмәләре дә эшләячәк. "Барысы да халык рәхәтләнеп, яхшы шартларда юына һәм ял итә алсын өчен эшләнә", - ди Тамара Валентиновна.
"Безнең өчен кыенлыклар юк, һәрбер төркем үз эшендә. Хәзерге вакытта әзерлек эшләре башкарабыз: түбә, фасад, кирпеч, бетон һәм башкалар. Инженерлык челтәре һәм коммуникация алыштырылачак. Иске бинаны матурайтып, заманчага әйләндерәчәкбез", - ди подрядчы оешманың баш инженеры урынбасары вазифаларын башкаручы В. Кандауров.
Т. Муравьева хәбәр иткәнчә, оешма ишекләре ачылуны озак көтәргә туры килмәячәк: "Яңа мунча" 15 июльдән халыкка хезмәт күрсәтә башлар дип көтелә. Шулай булгач, рәхәтләнеп юынасылар алда әле...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: